news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә Татар дәүләт һәм җыр бию ансамбленең зур концерты үтте

Теләчелеләр ансамбль составында якташлары да булуын аеруча куанып кабул итте.

(Теләче, 3 март, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Татарстан Республикасы Мәдәният министры тарафыннан 1 март көнне район мәдәният йортында Татар дәүләт һәм җыр бию ансамбленең зур концерты булып үтте. Концерт тамашачылар белән туры залда узды, артистларның чыгышы зур алкышларга күмелде. 80 елдан артык тарихы булган данлы ансамбль составында якташлары Дамир Имамиев белән Диләрә Палотоваларның булуы һәм чыгыш ясавы, теләчелеләр өчен аеруча сөенеч булды диелә район хәбәрендә.

Яшь талантлы җырчы Зөлфирә Шәйдуллинаның чыгышын да теләчелеләр бик яратып кабул итте. Азактан, артистларга рәхмәт сүзләре җиткерергә сәхнәгә күтәрелгән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов билгеләп узганча, Татар дәүләт җыр-бию ансамбле республиканың, йөзек кашы, милләтебезнең горурлыгы ул. Кая гына бармасыннар, кайда чыгыш ясамасыннар, аларны һәр кайда теләп, яратып кабул итәләр.Теләчелеләр дә артисларыбызның чыгышын аягүрә басып алкышлады. Алар мартның тәүге салкын кичендә күңелләргә яз алып килделәр, диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot