news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә Таһир Якуповны искә алдылар – "Ватаным Татарстан" газетасы

Таһир абый Якупов Казанда туып үссә дә, без аны Теләче төбәгенә бәйләп искә алабыз.

(Казан, 24 май, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Зимфира Гыйльметдинова). Таһир абый Якупов Казанда туып үссә дә, без аны Теләче төбәгенә бәйләп искә алабыз. Нәсел башы Казаннан кул сузымы гына диярлек әлеге төбәккә тоташкан аның, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы. Теләчеләрдән Таһир абыйны искә алу чараларына чакыру килгәч, халкы­быз­ның данлыклы җырчылары, Та­тарстанның халык артистлары Лена Бичарина, Шамил Әхмәтҗанов, Рәшит Мостафин, Рабига Сибгатуллина, Фәрит Хатыйпов, Татарстан­ның атказанган артисты Рә­сим Низамов белән бер­гәләп юлга чыктык. Өч артист бергә туры килсә, юл йөр­гәндәге кызыклар, көл­келе вакыйгалар искә алынмый калмый. Без дә юл буе Таһир абый турында истә­лек­ләр тыңладык.

“Ул Таһирның чибәрлеге! Күз камашырлык иде бит”, – дип сөйли Лена апа Бичарина. – “Таһир Якупов килгән” ди­гән сүзне ишетүгә, без, ул чакта әле япь-яшь кызлар, алны-артны карамый аны күрергә йөгерә идек. Бервакыт шулай чабып барганда чак кына юлда очраган Гали абый Ильясовны бәреп екмадым”.

Таһир абыйның тыныч холкын, кешеләргә яхшы мө­гамәләсен күп тапкыр искә алды юлдашларым. Рәшит абый Мостафин сөйли: “Авылларда айлар буе концерт куеп йөрибез. Алып баручыбыз Әзәл Яһү­дин кон­цертның башында хө­күмәт­кә, ил башларына, бөтен политбюрога дан җыр­лый торган нотыклар сөйли. Аның заманасы шундый иде. Таһир­ның бу кадәр пафоска ачуы килә. “Ник шул­кадәр ярарга тырышырга, кыскарак сөй­лә”, – ди. Әзәл абый барыбер үзен­чә сөйли. Ул заманда авыл клуб­ларының һәрбер­сендә политбюро членнары­ның су­рәт­ләре күп була иде. Таһир шуларны җыйган, һәр политбюро члены рәсемен аерым-аерым кискән. Үзе юк вакытны чамалап, Әзәл абый­ның чемоданын алган да тегенең эчен шул сурәтләр белән ябыштырып тутырган. “Ме­нә, бик яратсаң, гел карап тор шуларга”. Бу шаяру иде, әлбәттә. Таһир ул кемгәдер зыян сала, кемне­дер рәнҗетә торган кеше түгел иде”.

Чордашлары сөйләвен­чә, Таһир Якуповны ул вакыттагы филармония җитәк­че­ләре дә югары бәялә­гән­нәр, аның өчен махсус репертуар да сайланган. Ка­занның үзә­гендә, үзе уйнап үскән Мехчылар урамыннан ерак түгел генә, заманасы өчен шактый купшы, янәшә­сендә матур парк булган йортта яшәгән ул. 1970 еллар башында ук Ленинградта үзенең беренче пластинкасын яздырган. Татар телевидениесе фондында да язмалары аз түгел. Вафатыннан соң да истәлек­лә­ре, иҗади мирасы Таһир абыйны яраткан, хөрмәт ит­кән кешеләр кулыннан музейларга күч­кән, дискларга тупланып тың­лаучыларга барып җиткән.

2016 елның май аенда Та­һир ага Якуповның тууына 70 ел булды. Шул елны Татар фи­лармониясе җырчының исе­мен мәңгеләштерүгә юнәл­телгән эшләр башлап җибәр­гән иде. Инде җырчы яшәгән йорт диварына истә­лек тактасы урнаштыру хакында Хөкүмәт карары бар, эскизлар расланган.

Таһир абый истәлегенә Теләче район мәдәният йор­тында оештырылган концертта Казаннан килгән олпат артистлар белән бер­гә бу төбәкнең үзешчән җыр­чы­лары, музыкантлары, бию­­­че­ләре дә катнашты. Инсаф Бәдретдинов, Рәис Гайнетдинов, Сиринә Гатиятова, Газинур Галимуллин, Нурания Гыйльмет­динова, Зөл­­фирә Шәй­дул­ли­на, “Яд­кәр” һәм “Яшьлек” вокаль ан­самбль­лә­ре җыр­чы репертуарыннан “Олы юл­ның тузаны”, “Карачтау авылы көе”, “Умырзая”, “Оренбург – Чиләбе”, “Сәя­хәт­че җыры”, “Дим-дим” һәм башка җыр­ларын башкардылар. “Сюрприз” ба­лалар бию төр­кеме кызла­ры­ның та­тар биюен бие­гән­дә җил­фердәгән балаитәк­лә­р, Рә­шит абый Мостафин кеч­ке­нә гармуннарында көй сузганда кулиса читендә басып таң калып тыңлап торучы музыкантлар Рафис Мин­һа­җев һәм Рамил Касыймов, концертны җыр­чының язмыш мизгелләре турында сөйләп алып барган Резидә Дәүлиева һәм Алисә Дәүләт­шинаның тыйнаклыгы – барысы да шулкадәр Таһир абыйча чын, ихлас, гади, җылы иде. Казаннан кил­гән олпат артистларны исә тамашачы сәхнәдән төшерми кул чапты, кабат-кабат җыр­латты.

“Таһир ага Якупов безнең төбәк өчен бик кадерле. Аның мирасын музеебызга тапшырган Сания апа Хә­лиул­лина, Дания апа Якуповага без һәрчак рәх­мәтле булырбыз. Халкыбызның сөек­ле җырчысын хөрмәтләп бүген чыгыш ясаган һәр­кем­гә, Казаннан кайткан кунак­ларга чиксез рәхмәт­лә­ре­безне әйтәбез”, – диде кичә азагында Теләче муниципаль районы башлыгының аппарат җитәкчесе Илдар Вакыйф улы Мөбинов.

Һәр якның уч төбендә генә йөртерлек шәхесләре, нәсел башы ялганган төбәк­не данлы иткән иҗатчылары, галимнәре бар. Теләче өчен Татарстанның атказанган артисты, моңнан гына торган тавышы әлегәчә хәтерләрдә сакланучы Таһир абый Якупов та шундыйлардан. Зур шәһәрләрдә туып үскәннәр, ыгы-зыгылы калалар тегер­мәнендә иләнгәннәр дә, кайчан да булса, барыбер нәсел башы барып тоташкан җи­рен, өч йортлык булса да, авылын, бар чир­ләрдән сихәт булыр чиш­мәсен эзли. Таһир аганың исеме дә Те­ләчегә кайтып сихәт тапма­д­ы дип кем әйтер...

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100