news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә төзекләндерү эшләре буенча киңәшмә узды

Быел районда республика программасы нигезендә 16 объект төзекләндереләчәк.

(Теләче, 21 апрель, “Татар – информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов)  “Алан” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте базасында быел районда республикакүләм программа нигезендә терлек торакларында, силос-сенаж базларында, ремонт остаханәләрендә һәм амбар хуҗалыкларында алып барылачак төзекләндерү эшләре буенча зур сөйләшү булып үтте. Бу уңайдан җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә төзекләндерү эшләре башланып та киткән инде. Биредә ашлык складын төзекләндергә тотынганнар. Аларның бу гамәле башкаларга үрнәк итеп күрсәтелде,  дип яза җирле басма.

Җыелышта авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, бүлекчә җитәкчеләре, хуҗалыкларның төзекләндерү эшләре өчен җаваплы булган белгечләре һәм хисапчылар катнашты. Алар алдында җәй дәвамында объектларда алып барылачак төзекләндерү эшләренең тәртибе һәм финанслау мәсьәләләрен яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, республиканың “Главинвестстрой” берләшмәсе вәкиле, төзекләндерү эшләре буенча районыбыз кураторы Динар Рәхимов чыгыш ясады. Алар үзләренең чыгышларында җитәкчеләрне һәм белгечләрне әлеге юнәлеш буенча актив эшләргә һәм исәп-хисап эшләрендә төгәллеккә чакырдылар.

Алар әйтеп узганча, быел районда республика программасы нигезендә 16 объект төзекләндереләчәк. Мәсәлән, 100 һәм 200 башка исәпләнгән сыер тораклары төре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтендә 4 сыер торагы (Сауш, Иске Җөри, Югары Кибәхуҗа һәм Үзәк авылларында) ремонт остаханәләре төре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте белән җаваплылыгы чикләнгән Теләче Агро” ширкәтенең ремонт остаханәләре, силос-сенаж базлары төре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтенең - ике, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең - ике, җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең - ике силос-сенаж базы, амбар хуҗалыкларын төзекләндерү төре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Агролак”, “Алан” һәм “Игенче” ширкәтләренең ашлык складлары төзекләндереләчәк.

Авыл хуҗалыгы объектларын төзекләндерү программасы республикада берничә ел эшләп килә. Сөенечкә булсын, әлеге мөмкинлекне җаваплылыгы чикләнгән “Алан”, “Игенче” һәм “Агролак” ширкәтләре елның-елында уңышлы файдаланып килә. Соң булса да уң булсын дигәндәй, соңгы ике елда бу юнәлеш буенча җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәте дә активлаша төште. Әлеге ширкәтнең быел дүрт сыер торагы, бер ремонт остаханәсе, ике силос-сенаж базын төзекләндерүгә алынуы шул хакта сөйли. Кыскасы, бу эштә дәүләт хуҗалыкларга бик теләп ярдәм итә. Яхшымы-яманмы, барлык чыгымнарның 30%ын үз өстенә ала. Бары тик тиз арада смета документларын төзеп, объектларда эш башлап, әлеге мөмкинлекне вакытында файдаланып калу шарт, диелән район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot