Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә төп чыршыны ачтылар
Теләчелеләрне Кыш бабайлар, Кар кызлары парады тәбрикләде.
(Теләче, 28 декабрь, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова) Яңа ел бәйрәменә санаулы гына көннәр калып бара. Ә, Яңа елның иң гүзәл бизәге – яшел чыршы. Теләче үзәк ял паркында урнашкан төп чыршыны ачу тантанасы узды.
Бәйрәмгә олысыда, кечесе дә килгән иде. Бәйрәмне Зөлфия Ибраһимова һәм Райхана Антоновалар ачып җибәрде. Алар район халкын бәйрәм белән тәбрик итте. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре, авыл җирлекләреннән килгән Кыш бабайлар , Кар кызлары парадының район халкын тәбрик итү булды. Үзләренең җылы теләкләрен алар, җыр аша да җиткерде. Чарада катнашкан муниипаль район башлыгы Илдус Зарипов райондашларыбызга үзенең җылы теләкләрен җиткерде.”Киләсе еллар сезгә уңышлар гына алып килсен. Бергәләп без быел бик күп эшләр башкардык. Алга таба да бердәм булыйк”,- диде ул диелә район хәбәрендә.
Кыш бабай, Кар кызына сабыйлар үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп тәм – томнар, бүләкләр дә алды. Чарада катнашучылар алар белән рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар. Регина Алексиева, Илсур Шәйдуллин, Флүзә Гәләвиева һәм “Яшьлек” “Мисолька” вокаль ансабльнең яшь башкаручылары үзләренең җырлары белән бәйрәмгә килүчеләрнең кәефләрен күтәрде. Зәңгәр күктәге аллы – гөлле салют утларына балалар гына түгел, өлкән яшьтәгеләр дә сокланып карады.
Соңыннан балалар, өлкәннәр кардан ясалган әкиять геройлары янында фотосүрәткә төште, сабыйларның шат тавышыннан шугалак шау–гөр килеп торды диелгән район хәзбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз