Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә төлкеләрне котыру чиренә каршы "алдавыч шоколад" белән сыйлыйлар
Аучылар 4 мең, ветеринар табиблар 6 мең данә доза вакцина таратачак.
(Теләче, 28 июнь, “Татар –информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районына 10 мең доза “Рабивак - 0-333” дип исемләнгән вакцина кайтарылды. Төлкеләрне вакцинацияләү өчен куела торган алдавыч “шоколад” брикет эченә куелган вакциналы ампуладан гыйбарәт, диелә район басмасында.
Бу көннәрдә район ветеринария берләшмәсе табиблары, ТР ның билогик байлыклар буенча дәүләт комитеты белгечләре - Олы Мишә заказнигы белгече Виталий Кутузов һәм Саба аучылык хуҗалыгы белгече Газинур Сибгатуллин һәм аларның җитәкчеләре Эмиль Гаязов белән берлектә, планлы рәвештә төлкеләрне шоколад белән сыйлыйлар. Район ветеринария берләшмәсе табибы Азат Гаялиев белән ТРның биологик байлыклар буенча дәүләт комитетының район башлыгы Эмиль Гаязов Теләче авылы янгәшәсендәге ышыклау полосасында кыргый төлкеләр өчен вакцина таратты. Аучылар 4 мең, ветеринар табиблар 6 мең данә доза вакцина таратачак. Бу профилактик чаралар районда 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
- Җәй уртасы җитеп килсә дә, монысы беренче генә этап. Гадәттә, аның беренчесе апрель аенда уза иде. Без “шоколад” ларны төлке сукмакларына куеп чыгабыз. Төлкеләр шуны ашап, котыру чиренә каршы дәва ала. Шунысы сөенечле, быел безнең тарафтан котыру чире белән бәйле бер генә очрак та теркәлмәде. Төлкеләр өннәрен кешеләргә якын булган җирләрдә - елга-ерганакларда, урман авызларында, ышыклау полосаларында ясыйлар. Вакциналар да безнең тарафтан шул урыннарга куела, - дип таныштырды үзләренең эшчәнлекләре белән район ветеринария берләшмәсе табибы Азат Гаялиев.
ТРның биологик байлыклар буенча дәүләт коммтетының хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым сакланаторган табигый биләмәләр өлкәсендә дәүләт тикшерү бүлегенең Теләче районы буенча башлыгы Эмиль Гаязов әйтүенчә, быел аучылар тарафыннан сау-сәламәт 72 төлке атылган. Бу эш төлкеләрнең баш санын киметү, табигатьтә билгеле бер баланс саклау максатыннан башкарыла. Төлкеләрне бөтенләй киметергә яки юкка чыгарырга ярамый. Аларның файдалы яклары да бар. Мәсәлән: тычкансыман кимерүчеләрне юк итәләр. Алар булмаса, тычкан бизгәге эпидемиясе башланырга мөмкин. Төлке - йогышлы авырулар букеты. Котыру чире белән чирләмәсәләр дә, башка авырулар да җитәрлек: чума, тимрәү һәм башкалар. Шуңа күрә дә аны тунаганда, тиресен эшкәрткәндә сак булырга кирәк. Ишегалдына кергән төлкене үтерергә ярамый. Моның өчен административ җаваплылык каралган. Бары тик котырган төлке кешегә зыян салганда гына үз-үзеңне якларга киңәш ителә.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкче Ирек Нуруллин белдергәнчә, ишегалдында яки урамда төлке күрсәгез, берләшмә табибларына, йө авылдагы аучыга, учаксток инспекторына, авыл җирлеге башлыгына хәбәр бирергә кирәк. Котырган төлке терлек абзарына кергән булса, кичекмәстән дизенфикцияләү шарт. Котыру чире аеруча этләр, мәчеләр өчен куркыныч. Хәтта сыерларга, сарыкларга һәм кешеләргә дә йогарга мөмкин. Авыру төлке кагылса яки хайваннарның селәгәе эләксә, төлке тешләгән очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аеруча кинәт ташланган хайван куркыныч, бу агрессия - чирнең бер билгесе. Ничек кенә булмасын, кеше бер ай эчендә тикшеренергә тиеш. Котыру авыруының билгеләре ярты елдан соң да беленергә мөмкин. Шуңа да ел дәвамында безнең мал табиблары тарафыннан урыннарда аңлату эшләре алып барыла, вакцинацияләү үткәрелә. Март-апрель айларында вакцина эт-мәчеләргә ясалды. Авгус аенда план нигезендә мөгезле эре терлекләргә ясалачак, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз