news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә төбәк тарихчылары җыелды

Чара барышында Олы Нырсы авылыннан Нурания Гыйльметдинова “Йөз ел элек” дип исемләнгән чираттагы китабының язылу тарихын сөйләде.

Теләчедә төбәк тарихчылары җыелды
tulachi.ru

(Теләче, 6 март, “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләченең Туган якны өйрәнү музеена төбәк тарихчылары чираттагы очрашуга җыйналды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Очрашуны район “Туган якны йөрәнү” музее җитәкчесе Фаягөл Имамиева ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан районда тарихка бәйле эшләнгән күргәзмәләр, чаралар хакында таныштыру белән башлап җибәрде. Олы Нырсы авылыннан Нурания Гыйльметдинова “Йөз ел элек” дип исемләнгән чираттагы китабының язылу тарихын сөйләде.

Тарихчыларның очрашу барышында күтәргән кайбер темалары, кызу бәхәс тә чыгарды. Чыннан да төбәк тарихын тирәнтен өйрәнүләре, дәлилләр белән эш итүләре, читтән караганда берникадәр соклану уята.

Шунысы кызыклы, бер авыл тарихы белән икенче авыл арасындагы бәйләнешләр, кызыклы фактлар да ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100