news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә сыер саву аппаратлары бирәләр

36 кешегә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдәге актив эшчәнлекләре өчен рәхмәтен белдерде һәм аппарат алу өчен сертификатлар тапшырылды.

(Теләче, 15 ноябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Резида Хатамова). Теләче район хакимиятенең утырышлар залында шимбә киңәшмәсендә район программасы нигезендә 3 һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга сыер саву аппаратлары тапшырылды, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Илдус Зарипов авыл җирлекләреннән чакырылган 36 кешегә тырышлыклары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдәге актив эшчәнлекләре өчен рәхмәтен белдерде һәм аппарат алу өчен сертификатлар тапшырды, диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot