Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Теләчедә сугыш ветеранына медаль тапшырдылар
Аның самолеты 543 хәрби очыш ясаган.
(Теләче, 24 гыйнвар, “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы Субаш авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Иван Егоровка “Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан” медале тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ветеран янында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Хәйрулла Хәсәншин булды.
Иван Егоровка, 1941 елның 22 июнендә армиягә китәргә чакыру кәгазе килгән була. Егет 22 июнь көнне хәрби комиссариатка килә.
Соңыннан Бөек Ватан сугышы башланганын хәбәр итәләр. Ә берничә көннән сугышка алынасын да белә. 1943 елда аны Ленинградка җибәрәләр. Ул очкычларны хәрби очышка әзерләп озатып тора.
“Килүгә иске очкычларга беркеттеләр. Аларның мае, суы, ягулыгы ага иде. Самолетның моторын алыштырырга механикка 12 сәгать кенә вакыт бирелә. Һәр минут санаулы, өлгермәсәң - штрафбат. Минем самолет 543 хәрби очыш ясап, 31 дошман очкычын бәреп төшерде”, - ди ветеран.
Сугыштан соң ул партия эшендә була, укучыларның яраткан укытучысы да була, туган авылында мәктәп директоры вазыйфасын да башкара. Бүген ул ялгызы гына туган авылында гомер итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз