Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә сугыш ветераны Таися Сабирҗановага район җитәкчелеге бәйрәм бүләкләрен тапшырды
Таися апа сугыш елларында зенит-ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.
(Теләче, 26 апрель, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районыда сугыш һәм хезмәт ветераннарының алтысы исән-сау. Бу көннәрдә аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Тәбрикләү хатлары тапшырыла. Әлегедәй дәрәҗәле бүләкне һәм чәчәкләрне Күкчә авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Таися Сабирҗанова кабул итеп алды, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Таися әбине Татарстан Республикасы Президенты исеменнән муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин һәм Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев котлады.
Курку белмәс, көчле рухлы, җитез Таися түти сугыш елларында зенит-ракета гаскәрләрендә хезмәт итә, илебезнең һава киңлекләрен дошман самолетларыннан саклый. Бүген исә ул кадерле әни, әби булып, балалары, оныклары, оныкчылары янәшәсендә бәхетле картлык кичерә, диелә район хәбәрендә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз