Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә “Студент көзе” бәйгесе җиңүчесе булып Олы Мәтәскә авылы кызы танылды
Теләчелеләр Үзәк ял паркында Республика һәм шәһәр көненә багышланган зур бәйрәм чарасы үткәрелде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
( 29 август, “Татар –информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче авылының Үзәк ял паркында Республика һәм шәһәр көненә багышланган зур бәйрәм чарасы үткәрелде. Аның беренче өлешен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары бизәсә, икенче өлешен “Студентлар көзе”, “Көзге нигъмәтләр” дип исемләнгән бәйгеләр, район үзешчән сәнгать осталары концерты дәвам итте, спорт ярышлары үткәрелде, төрле тәм-томнардан сыгылып торган сәүдә рәтләре гөрләде, дип яза җирле басма.
Балалар өчен оештырылган төрледән-төрле аттракционнар турында әйткән дә юк. Бала-чага шуларда уйнап, сикереп, мәтәлчек атып кинәнде генә. Кыскасы, бу көнне кем өчен дә бирегә килеп, концерт карап, сыйланып, рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып кайтып китү мөмкинлеге тудырылган иде. Һәм бирегә килгәннәр шулай эшләде дә. Райондашларыбызга Республика һәм шәһәр көне уңаеннан булган рәсми тәбрикләүләрне муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин ирештерде.
Чараның беренче өлешен чын мәгънәсендә “Җыр бәйрәме” дип атарга мөмкин. Концертта халкыбызның күренекле һәм сөекле җырчылары, халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәләхов, яшь җырчы Яромир, Рабига Сибгатуллина, Лена Бичарина, нәфис сүз һәм фокус күрсәтү остасы Виктор Шәрәфетдинов, гармунчы, нәфис сүз остасы Әлифә Вәлиева, баянчылар - Хәйдәр Сафин белән Фәрит Хатыйпов чыгыш ясады.. Тамашачы аларның һәркайсын көтеп алды, көчле алкышларга күмде. Аларның һәркайсы халкыбызның җыр сәнгатенә биниһая зур өлеш керткән шәхесләр. Тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора үзләрен. Күрәсең, Татар дәүләт филармониясе каршындагы өлкән буын артистлардан торган “Илһамият” студиясе күңелдәге шушы ихтыяҗны, чын сәнгатькә булган сусауны басар өчен оештырылган. Бу көнне аларны тыңлап җан ял итте. Фәрит абыйның җырлары кебек, аларның да иҗатлары мәңгелек.

Тамашачыларның үзләре яраткан артистларын сәхнәдән тиз генә төшерәселәре, кире Казанга озатасылары килмәде. Кабат-кабат сәхнәгә чакырып алкышладылар.
Республика һәм шәһәр көне уңаеннан узган бәйрәмгә кайтыйк әле. Әлеге чарада “Студент көзе” бәйгесе җиңүчесе булып Олы Мәтәскә авылыннан Әлфинә Ибәтуллина танылды. Җыр-бию, пешерү-төшерү, бакчада эшләү һәм интеллектуаль акылны үстерү кебек биремнәр буенча җәмгысе сигез кыз көч сынашты. Алар: Олы Тиләҗе авылыннан Сиринә Сәхәбиева, Айдар авылыннан Фирүзә Фәләхова, Максабаштан Гөлназ Хәйретдинова, Шәткедән Гөлзия Минһаҗева, Әбдедән Эльза Cеменова, Олы Нырсыдан Мәдинә Сәләхова һәм Олы Кибәхуҗа авылыннан Диләфрүз Белозеровалар.
Тамаша азагында кызларның барысына да бәйгедә катнашучы буларак Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Әлеге бәйге бер тамашачылар күңелендә генә түгел, алар күңелендә дә онытылмас хатирәләр белән истә калгандыр. Бәйге барышыннан күренгәнчә, алар - булачак хәләл җефетләр, киленнәр, әниләр, барысы да искиткеч талантлы, булдыклы туташлар иде. “Көзге нигъмәтләр” бәйгесендә исә Иске Җөри, Югары Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа мәдәният учаклары әзерләп килгән экспозицияләргә тиңнәр булмады. Өстәлләрдәге гүзәллектән күзләр камашты. Фантазиягә бай мәдәният хезмәткәрләре бакча нигъмәтләреннән ниләр генә ясап бетермәгәннәр?! Мәсәлән, Кече Кибәхуҗалылар тигәнәктән бер дигән керпе, кабактан, кыярдан Хаттабыч картны ясап куйганнар, Бәйрәмгә килүчеләрне үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре хезмәткәрләре тәмле үлән чәйләре, җәйге кайнатмалар, халкыбызның таба ашлары белән сыйладылар.
Җыр -моң сөючеләр төп сәхнәдә янында үзешчән сәнгать осталарыбыз, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәрләре - Флүзә Галәвиева, Әлфия Поташова, Сиринә Гатиятова, Нурмөхәммәт Насыйбуллин, яшь җырчы Айнур Гиниевның “Дулкыннар” һәм “Сударушка” вокаль ансабльләренең чыгышларын карап хозурланды диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз