news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә спорт остасы бүләгенә узган көрәш ярышларында кызлар да катнашты

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урында Теләче, икенчедә Баландыш, өченчедә Олы Мәтәскә командасы.

(Теләче, 24 ноябрь, “Татар –информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). “Батыр” спорт комплексында “Теләче” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2001 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында һәм 2001 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында билбау көрәше буенча район беренчелеге уздырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге бәйге РТ ның спорт остасы Расих Габдрахманов призына үтте. Барлыгы 11 мәктәптән 131 укучы катнашкан бәйге тантаналы шартларда башланып китте.

Көрәш ике келәмдә барды. Орчык буе малайлар чын күңелдән, күз яшьләре аша көрәште. Адель Ибраһимов, Ильяс Мараков, Альмир Сафиннарның бил алышканнары бәйгегә матур бизәкләр өстәде.

Бәйгедә кызлар да бил алышты. Теләчедән Җасмин Гиниятуллина, Олы Мишәдән Дилбәр Гиниятуллина, Теләчедән Алсу Фәләхова, Гүзәлия Гиниятуллиналар егетләрдән калышмады. Үз үлчәү авырлыкларында призлы урыннар яулады.

Соңыннан җиңүче командаларга, призлы урын яулаган спортчыларны тәбрикләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм Мактау грамотасы тапшырылды. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урында Теләче, икенчедә Баландыш, өченчедә Олы Мәтәскә командасы, дип хәбәр ителә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot