Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә сенаж-силос траншеяларын һәм ашлык саклау складларын төзекләндерә башладылар
Быел да төзекләндерү эшләренең күпчелегенә Арча районының Мөндеш авылыннан бертуган Төхфәтуллиннар җитәкчелегендәге төзелеш-ремонт бригадасы алынган.
(Теләче, 14 июль,“Татар –информ, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләченең “Алан”ширкәте быел да сенаж-силос траншеялары һәм ашлык саклау складларын төзекләндерү программасына кертелде. Мәсәлән, быел биредә 4500 тонна сенаж сыйдырышлы траншея төзелә, зур күләмдә ашлык саклау мөмкинлеге тудыручы ашлык складлары төзекләндерелә. Складларның берсе, 61-20 размерлысы Балыклы авылында төзекләндерелсә, икенчесе 78-23 һәм 20-41 размерлылары Алан авылында салына диелә район басмасында.
Быел да төзекләндерү эшләренең күпчелегенә Арча районының Мөндеш авылыннан булган, бертуган Төхфәтуллиннар җитәкчелегендәге төзелеш-ремонт бригадасы алынган. Алар Аландагы силос-сенаж траншеясен һәм ашлык саклау складын төзекләндерсә, Балыклыдагы складны исә аланлылар үзләре төзекләндерә.
Ширкәт җитәкчелеге төзекләндерү эшенең барышыннан һәм төзүче-ремонтчыларның эшеннән канәгать. Төзелеш-ремонт эшләренең кураторы Гаяз Кашапов әйтүенчә, мөндешлеләр яхшы сыйфат белән һәм вакытка сыешып эшлиләр. Без, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән объектлардагы эшнең барышы белән танышып йөргәндә ремонтчылар Балыклыдагы складның түбәсен, ишекләрен алыштырырга өлгергәннәр иде. “Алга таба складның идәненә бетон измә җәеләчәк”, - дип ремонт эшләренең барышы белән таныштырды безне Гаяз Кашапов. Ә Аландагы ашлык складының эченә бетон измә җәясе, отмоскалар эшлисе һәм диварларын калай белән төрәсе калган.
Бертуган Төхфәтуллиннарның “Алан” ширкәте белән беренче ел гына хезмәттәшлек итүләре түгел. Өченче ел инде, алар аланлылар белән килешеп, дус-тату мөнәсәбәттә эшлиләр. Бу хакта Гаяз Кашапов ассызыклап: “Сыйфатны алгы планга куябыз. Төзелеш һәм ремонт технологиясе бар яктан да үтәлә”, - диде.
13 ел төзелеш бизнесында кайнаган, рәсми рәвештә 150 гә якын кешегә урыны булдырган һәм Әтнә, Кукмара районнарының 300-400 баш терлеккә исәпләнгән мегафермалар төзүче алдынгы хуҗалыклар белән хезмәттәшлек итүче төзелеш оешмасы җитәкчесе Ирек Төхфәтуллин ни сәбәпле ел да “Алан” ширкәтендә эшләүләрен әйтте.
- Җирлектә ышанычлы, кешеләр, җитәкчеләр эшли, яши. Чөнки биредә киләчәкне кайгыртып яши, эшли беләләр. Терлек торакларында гына түгел, басуда да тотырыклы эш бара. Бу акча акча эшли дигән сүз. Шуңа күрә биредә ел да төзелеш, ремонт эшләре алып баралар. Без дә аларга теләп киләбез, - диде ул диелә район хәбәрендә .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз