news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә сайлау комиссиясе әгъзаларын укыта башладылар

Республика буенча 21 меңнән артык кеше, ә район буенча 164 участок сайлау комиссияләре әгъзалары үз белемнәрен күтәрәчәк.

Теләчедә сайлау комиссиясе әгъзаларын укыта башладылар
tulachi.ru

(Теләче, 4 апрель, “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районында 1 апрельдән 17 апрельгә  кадәр сайлау комиссияләре әгъзалары өчен укулар оештырылды. Аларны 2018 нче елның ноябрь-декабрь айларында махсус программа буенча укып кайткан сайлау комиссия әгъзалары укыта. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

2019 – 2021 нче елларда узачак сайлауларга әзерлек максатыннан, республика буенча территория һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укытулар бара. Укыту буенча семинарлар Казан Федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбенең методик ярдәме белән оештырылды.

Республика буенча 21 меңнән артык кеше, ә район буенча 164 участок сайлау комиссияләре әгъзалары үз белемнәрен күтәрәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100