news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә Салават призына республикакүләм көрәш ярышы узды

Икенче ел рәттән уздырыла торган турнирда келәм хуҗалары җиңү яулады.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Теләчедә Татарстанның халык, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов призына көрәш турниры узды. 2001 елгы үсмерләр һәм аннан да кечерәк яшьтәге малайлар арасында уздырылган ярыш быел республикакүләм турнир статусы алды.

“Татарча көрәш – безнең йөзек кашы. Ә Теләче үзенең көрәшчеләре белән горурлана. Шуңа да үз җирлегебездә республиканың яшь көрәшчеләрен җыю безнең өчен мәртәбә генә”, – диде ярышларны ачу тантанасында Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов.

Көрәшчеләр төбәге димәктән, Теләчедә “Батыр” спорт комплексында иң зур уңышларга ирешкән көрәшчеләрен хөрмәтләп, аларның рәсеме төшерелгән һәм уңышлары язылган Дан әләмен күтәрүне гадәткә керткәннәр. Бүген Теләченең легендар көрәшчеләре – Наил Хәмидуллин, Сәгыйть Гыйниятуллин, Раил Нургалиев һәм Фоат Шәйдуллиннарныкы янына Универсиада чемпионы, Татарстан һәм Россиякүләм ярышларның күп тапкырлар җиңүчесе булган Илдар Гыйниятуллин хөрмәтенә күтәрелгән Дан әләме дә урын алды. Шунысы кызык: Илдар Гыйниятуллин – Наил Хәмидуллинның оныгы, Сәгыйть Гыйниятуллинның улы. Ә Салават призына Илдарның үз улы – Илдан Гыйниятуллин мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында бил алышып, беренче урын яулады. Алай гына да түгел, көрәшчеләр нәселенең без белгән дүртенче буын вәкиле – Илдан Гыйниятуллин, иң яхшы техник алым күрсәткән көрәшче буларак, махсус бүләккә дә лаек булды.

...Теләчедә Салават призына көрәш ярышларын икенче мәртәбә уздырыла. Аның беренчесендә келәм хуҗаларыннан тыш күрше берничә район көрәшчеләр бил алышкан булса, бүгенге турнир 15 командадан 228 яшь көрәшчене үзенә җыйды.

“Ярышларны уздыру урыны итеп Теләче районы сайлануга аптырарга кирәкми. Әлеге төбәктә дустым – Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов эшләгән. Балалар арасында зур көрәш турниры үткәрү нияте дә аның белән фикерләшкәндә туды”, – дигән иде беренче турнир вакытында Салават Фәтхетдинов.

Шунысы игътибарга лаек: беренче турнирдагы кебек үк саллы бүләкләре Теләчегә кайтып җитсә дә, Салават үзе турнирда күренмәде.

Ә көрәш бәйгесенең җиңүчеләре булып Теләче районы көрәшчеләре танылды. Кукмара – икенче, Мамадыш көрәшчеләре – өченче урында. Дүртенче-алтынчы урында калган – Саба, Актаныш һәм Питрәч көрәшчеләре дә яхшы көрәште.

Киләсе елга турнир Россиякүләм дәрәҗә алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100