news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә Салават Фәтхетдинов призына көрәш буенча ярышлар узды

Шәхси беренчелектә җиңү яулаган яшь көрәшчеләрне һәм командаларны район кунаклары тәбрикләде.

(Теләче, 13 апрель, "Татар-информ", "Теләче-информ", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бүген, ягъни 13 апрельдә Теләченең "Батыр" спорткомплексында Салават Фәтхетдинов призына 2003 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча ачык республика турниры узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда 29 командадан 315 яшь көрәшче көч сынашты. Командалар беренчелегендә Теләче,Кукмара, Авиатөзелеш һәм Балтач районнары уңышка иреште.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Нурия Һәшимова, Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин катнашты.

Ярышларны тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ачып җибәрде. Шәхси беренчелектә җиңү яулаган яшь көрәшчеләрне һәм командаларны район кунаклары тәбрикләде. 

Танылган җырчы Салават призына ярышлар районда дүртенче тапкыр үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100