Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә РСФСРның спорт остасы Сәгыйть Гыйниятуллин призына көрәш ярышы узды
Быелгы ярышларның үзенчәлеге буларак ан"да билбау көрәше буенча кызларыбыз да көч сынашты.
(Теләче, 14 апрель, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләченең “Батыр” спорт комплексында татарча көрәш буенча РСФСРның спорт остасы, районыбызның танылган фермеры Сәгыйть Гыйниятуллин призына 2001 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмер егетләр арасында 23 нче тапкыр татарча көрәш буенча һәм 2001 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге кызлар арасында беренче тапкыр билбау көрәше район беренчелеге узды. Анда 8 мәктәптән 124 яшь көрәшче катнашты, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Ярышларны ачу тантанасында район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Артем Галеев һәм ярышларның сәбәпчесе һәм иганәчесе Сәгыйть Гыйниятуллин яшь батырларыбызны сәламләп чыгыш ясадылар, укучы балаларга имин бәйгеләр теләделәр. Тантанада Сәгыйть Гыйниятуллин быел Биектауда “Татарстан яшьләре” призына узган республикакүләм ярышта өченче урынны яулаган Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы Артур Шалкановка һәм аның тренеры Венер Әскаровка шәхси премиясен тапшырды. Әйе, узган ел танылган фермер тренерлар киңәшмәсендә республикакүләм ярышларда призлы урынны алучы яшь көрәшчеләребезгә һәм аларның тренерларына кызыксындыру премияләре вәгъдә иткән иде. Һәм сүзендә торды. Бу алга таба да шулай булачак. Фәкать җиңәргә генә кирәк. Республикакүләм ярышларда беренче урынны алучы яшь көрәшче һәм аның тренеры - 15 мең, икенче урынны алучылар – 10, өченче урынны алучылар – 5 мең сум премиягә ия булачаклар.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган әлеге ярыш та бик оешкан төстә узды. Быелгы ярышларның үзенчәлеге буларак анда билбау көрәше буенча кызларыбыз да көч сынашты. Дөрес, аларның саны бик аз әле. Кем әйтмешли, бармак белән генә санарлык. Әмма аларның саны елдан-ел артыр һәм әлеге нәни көрәшче кызлардан зур чемпионнар үсеп чыгар дип ышанып калыйк. Бу юлы кызлар арасында Жасмин Гыйниятуллина (Теләче), Кәримә Әсмәндиярова (Теләче), Дилә Гыйниятуллина (Теләче) һәм Гүзәлия Гыйниятуллина (Теләче) чемпион исеменә лаек булды. Бу уңайдан ярышларның иганәчесе Сәгыйть Шәрифулла улының фикерләре кызыклы. Кем белә, бәлкем шушы кызлар Олимипия, Универсиада чемпионнары булып калырлар әле. Билбау көрәшенең киләчәге зур. Көрәш кызлар эше түгел дияргә һич ашыймыйк”, - диде ул. Ә малайлар арасында Ислам Мараков (Теләче), Раил Тимербаев (Баландыш), Ислам Кәримуллин (Олы Мәтәскә), Антон Иванов (Олы Нырсы), Фәнис Зарипов (Олы Нырсы), Рәсүл Гаязетдинов (Югары Кибәхуҗа), Данил Галимов (Баландыш), Илмир Галәветдинов (Олы Нырсы), Илһам Камалиев (Олы Мәтәскә), Рафил Гыймадиев (Олы Мәтәскә), Эмиль Мәүлин (Теләче), Риназ Шакиров (Олы Нырсы), Артур Шалканов (Олы Мәтәскә), Багир Зарипов (Теләче) җиңүче булып танылдылар.
Командалар беренчелегендә призлы урыннарга Олы Мәтәскә, Олы Нырсы, Теләче урта мәктәпләре һәм Баландыш төп мәктәбе командалары лаек булды. Җиңүче командаларга Кубоклар, Мактау грамоталары, шәхси беренчелектә уңышка ирешүчеләргә медальләр, Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре бирелде. Теләче урта мәктәбеннән Рамил Антонов “Җиңүгә омтылышы өчен” номинациясендә махсус бүләккә лаек булды.Аларны ияләренә ярышларның иганәчесе Сәгыйть Гыйниятуллин үзе тапшырды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз