Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә Россиянең атказанган спорт остасы Раил Нургалиев призына көрәш ярышлары узды
Бәйгедә 8 мәктәптән 113 яшь көрәшче катнашты.
(Теләче, 21 декабрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районының “Батыр” спорт комплексында билбау көрәше буенча биш тапкыр дөнья чемпионы, Россиянең, Татарстанның спорт остасы, татарча көрәш буенча Татарстанның атказанган спорт остасы, билбау көрәше буенча Россиянең атказанган спорт остасы Раил Ринат улы Нургалиев призына 2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары үткәрелде, диелә район хәбәрендә.
Районның Олы Кибәхуҗа авылында туып-үскән, Кече Кибәхуҗа урта мәктәбендә белем алган, шунда тәүге тапкыр кулына сөлге алып, тәүге тапкыр келәмгә чыккан һәм зур уңышларга ирешкән Раил чагыштырмача яшь кеше әле. Әмма яшәлгән гомерендә инде ул район гына түгел, республика ил һәм дөньякүләм көрәш тарихына үзеннән лаеклы өлеш керткән шәхес. Раилнең спорт өлкәсендә ирешкән регалийларын санап чыгарга да шактый вакыт кирәк. Гадәттә, бездә батырларны вафатыннан соң гына белә башлыйлар. Бу уңайдан Раил бәхетле көрәшче. Эш күрсәткән ирне ил онытмый дигәндәй, менә икенче ел инде районыбызда укучылар арасынңа аның призына көрәш ярышлары үткәрелә Ярышларны ачу тантанасында әлегедәй фикерләрне ассызыклап, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов яшь көрәшчеләргә уңышлар, имгәнүләрсез матур җиңүләр теләде. Бәйгенең сәбәпчесеРаил Нургалиев чыгышында үзенең югары уңышларга ирешүенең серен үзен тудырып үстергән төбәк, аланың кешеләре белән бәйләп күрсәтте. “Мине Теләче халкы, лаеклы көндәш буларак бәйгеләрдә бергә көрәшеп үскән көрәшче дусларым үстерде. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!” – дип белдерде ул.

Бәйгедә 8 мәктәптән, 113 яшь көрәшче катнашты. Алар 14 үлчәү авырлыгында көч сынаштылар. Иң элек келәмгә мәктәкәчә яшьтәге балалар чакырылды. Тренерларның: ”Әйдә, бирешмә, сөлгеңне нык тот, күтәреп сал!” һәм башка төрле көч бирү сүзләреннән көрәш мәйданы яңырап торды. Бәйге бик киеренке булды: мәктәпкәчә яшьтәге малайлар күз яшьләрен сөртә-сөртә көрәштеләр. Келәмдә көндәшең белән бил алышу - малайларда чын ир-егетләр холкы, ныклык тәрбияләүнең бер ысулы ул. Мәктәпкәчә яшьтәге малайлар арасында Теләчедән Илдан Гыйниятуллин белән Ислам Мараков, Максабаштан Ильмир Зәкиев призлы урыннарны яуладылар. Баландыш төп мәктәбеннән Ибраһим Хәйретдинов, Олы Мәскә урта мәктәбеннән Илсам Зиябиев, Иске Җөри урта мәктәбеннән Әнәс Галиуллин, Олы Нырсы урта мәктәбеннән Антон Иванов, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән Марсель Дәүләтшин, Олы Нырсыдан Тәбрис Фәләхов, Ильмир Галәветдинов, Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Рафил Гыймадиев, Илһам Камалиев, Иске Җөридән Мөхәммәт Хәбибуллин, Теләчедән Данир Мөлеков, Иске Җөридән Алмаз Сәетов, һәм Олы Мәтәскәдән Сирин Гыйльфановлар үз үлчәү авырлыкларында җиңү яуладылар.
Моннан тыш, аерым номинацияләрдә җиңүче көрәшчеләр дә билгеләнеп үттеләр. Иске Җөри урта мәктәбеннән Айрат Насыйбуллин һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында көрәшкән Ислам Мараков “Иң яхшы техник алым өчен” һәм Олы Нырсы урта мәктәбеннән Фәнис Зарипов “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә Саба аграр көллияте (директоры Закирҗан Миңнемулла улы Бикмөхәммәтов) әзерләгән бүләкләргә лаек булдылар. Теләче балалар һәм яшүсмеләр спорт мәктәбе дирекциясе көллият җитәкчелегенә һәм ярышны үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән Раил Нургалиев белән Олы Кибәхуҗадан шәхси эшмәкәр Габдулла Сөләймановка рәхмәт белдерә.
Командалар беренчелегендә һәрвакыттагыча Олы Мәтәскә урта мәктәбе командасына тиңнәр табылмады. Икенче һәм өченче урыннарны Иске Җөри һәм Олы Нырсы урта мәктәбе командалары бүлеште. Дүртенче бишенче урыннарга Баландыш төп һәм Теләче урта мәктәбе командалары лаек булды. Соңгы урыннарга Шәтке, Югары Кибәхуҗа һәм Олы Мишә урта мәктәпләре командалары чыкты, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз