Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дини укулар үткәрде
Очрашуда Җәлил хәзрәт тагын бер актуаль теманы - мөселман гаиләләрендә Яңа ел бәйрәмен үткәрүне, аңа булган мөнәсәбәтне күтәрде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Теләче, 13 декабрь, “Татар-информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче авылының “Ихлас” мәчетендә республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Теләче районы мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнашында дини укулар булып үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, алдагы көннәргә бурычлар билгеләү һәм үзара тәҗрбә уртаклашуны үз эченә алган дини укуларда республикабыз казыйлары (җәмгысы тугыз), төньяк төбәге мөхтәсибләре катнашты.
Очрашуда Җәлил хәзрәт тагын бер актуаль теманы - мөселман гаиләләрендә Яңа ел бәйрәмен үткәрүне, аңа булган мөнәсәбәтне күтәрде. Баксаң, арабызда балаларын ислам диненә ят бәйрәм дип, Чыршы бәйрәменә җибәрмәү, әлеге бәйрәмнең асылын тиешенчә аңлатмау, шул сәбәпле, үз балалары аша башка балаларны ислам диненә каршы кую очраклары да бар икән.
Буочракта ислам дине аны үткәрмәү, балаларга бүләкләр өләшмәү ягында түгел. “Бүләкләр өләшеп, балаларны сөендерү үзе бәхет ич ул!” - диде хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз