Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә республика чемпионы булып танылган хоккей командасын хөрмәтләү тантанасы узды
2016-2017 еллардагы хоккей сезонында хоккейчы егетләребез республика чемпионы булдылар
(Теләче, 12 май, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). “Маяк” кафесында районыбыз хоккейчыларын хөрмәтләү тантанасы булып үтте. Моның өчен лаеклы сәбәпләр дә бар. 2016-2017 еллардагы хоккей сезонында хоккейчы егетләребез республика чемпионы булдылар, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Республика беренчелегенең финал уеннары 24-25 март көннәрендә Чистайда узды. Беренче лигада, “Б” дивизионында барган ярышларның финал өлешендә дүрт команда чыгыш ясады: Аксубай, Чистай, Кайбыч һәм Теләче районнары команндалары. Ике көн дәвам иткән киеренке ярышта хоккейчыларыбыз барлык көндәшләрен дә җиңеп, дүртенче тапкыр рәттән республика чемпионы исемен яуладылар. Икенче һәм өченче урыннарда Кайбыч һәм Аксубай районнары булды.
24 апрель көнне Питрәчтә Идел буе һөнәри булмаган хоккей лигасының “А” дивизионындагы плей-офф сериясенең соңгы уены булды. Теләче хоккей клубы белән Питрәч хоккей клубы арасында барган хәлиткеч уен 6:1 исәбе безнекеләр файдасына тәмамланды. Шул рәвешле, безнең район командасы финал уеннары исәбен 3:0 гә җиткереп, Идел буе һөнәри булмаган хоккей лигасының 2016-2017 еллардагы хоккей сезонының чемпионы булды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз