news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә референдумда мәгариф, медицина хезмәткәрләре активлык күрсәтә

Районда 27 сайлау участогы иртәнге җидедән кичке сигезгә сәгатькә кадәр эшләячәк.

(Теләче, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Теләче"). Бүген Теләче районында 2019 ел өчен үзара салым билгеләү буенча референдум уза. Бу минутларда сайлау участокларында аеруча медицина, мәгариф хезмәткәрләре өлгерлек күрсәтә.  Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Авыл халкы иртәдән үк тавыш бирергә килә башлады. Теләче авылыннан Илсия Алексеева да иртәдән килеп гражданлык бурычын үтәде. 
 
“Ел саен референдумда катнашам, җирлегебез төзек, матур булса үзебезгә үк күңелле, бар эшне башкарырга акча да җитмәскә мөмкин. Үзара салым акчасы бу эшләрне башкарырга ярдәм итә. Бу матурлык, эшләнгән эшләр безнең балаларга да кала”, - диде ул. 
 
Теләче урта мәктәбендә урнашкан сайлау участогына Шөгаеповлар гаиләләре белән килде. Быелгы җыелачак үзара салым акчасына “Дуслык” урамына чишмә төзекләндерергә планлаштыралар, эшләнгән эшләр күз алдыбызда”, - диде Галия ханым да.
 
Районда  27 сайлау участогы иртәнге җидедән кичке сигезгә сәгатькә кадәр эшләячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100