news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә район җитәкчеләре авыл халкы белән очраша

Очрашуда катнашкан муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов Җөридә халыкка хезмәт күрсәтә торган объектларның барысы да булуын ассызыклап узды.

 (Теләче, 10 февраль, “Татар - информ”, "Теләче", Алинә Шәмәрданова) Теләчедә район җитәкчеләре авыл халкы белән очрашаИске Җөри авыл җирлегенә Иске Җөри, Олы Тиләҗе, Караширмә, Орымширмә, Яңа Җөри, Алан Җөри авыллары керә. Аларда барлыгы 397 хуҗалык исәпләнә. Барлыгы 1075 кеше яши.

Узган ел җөрилеләр өчен куанычлы вакыйгаларга бай булды. Ник дигәндә, мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты кулланылышка тапшырылды дип хәбәр ителә район газетасында.

Очрашуда катнашкан муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та Җөридә халыкка хезмәт күрсәтә торган объектларның барысы да булуын ассызыклап узды.

- Балкып торган мәктәп, мәдәният йортыгыз бар. Быел балалар бакчасына да капиталь ремонт ясалачак. Карачтау авылына юл җәялер дип көтелә. Җирлектә шәхси хуҗалыклардагы терлек саны да арткан. Бу да бик яхшы күрсәткеч. Соңгы арада биредә мәдәни өлкә дә үсеш кичерде, - диде ул үз чыгышында. Чыннан да, узган ел Җөри үзешчәннәре үзләрендә генә түгел, башка авылларда яшәүчеләргә дә концерт-тамашаларын тәкъдим итте. Авыл мәдәният йорты директоры Равил Насыйбуллин аппаратура һәм биюче кызларга костюмнар булса, тагы да канатланыбрак эшләргә теләкләрен белдерде. Орымширмә авылында клуб булмау мәсьәләсе быелгы җыенда да калку күтәрелде. – Шулай ук әлеге авылда балаларга туп тибәргә урын юк. Алар машина юлында уйнарга мәҗбүр. Берәр спорт мәйданчыгы кирәк инде, - диде Иске Җөридән Илгиз Галиуллин. Җитәкчеләр агымдагы елда Орымширмәгә клуб вәгъдә итмәсә дә, кечкенә генә булса да мәйданчык ясарга ышандырды. Халык җыенының соңында урам юлларын кардан чистарту, яз-көз урамнар тигезләүдә үзләренең тракторлары белән ярдәм итүче Рәүф Мортазин һәм Илнур Галиевка истәлек бүләкләре тапшырылды диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot