news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә “Полиция Кыш бабае” имин булмаган гаиләләргә бүләк өләшә

Хәйрия акциясе 20 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

(Теләче, 30 декабрь, “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бу көннәрдә район полиция хезмәткәрләре аз керемле, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның күңелен күрә. Районда 18 имин булмаган гаилә полициядә исәптә тора. Әлеге гаиләләрдә барлыгы 29 бала тәрбияләнә. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 2018 елның 10 декабрендә 358 номер белән чыгарылган боерык нигезендә “Полиция Кыш бабае” исемле хәйрия акциясе үткәрелә.

Ел саен район эчке эшләр бүлеге хезмәт коллективы полиция бүлегендә исәптә торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен күчтәнәч-бүләкләргә акча җыя, һәм Полиция Кыш бабае аларны өйләргә барып, балаларның үзләренә яки аларның әти-әниләрен тапшыра. Хәйрия акциясе 20 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot