news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә “Парламент сәгате” Россия Федераль Җыенның 25 еллыгына багышланды

Анда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюковның ярдәмчесе Гүзәл Минкина һәм район башлыгы аппраты җитәкчесе Илдар Мөбинов катнашты.

(Теләче, 5 май,  “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләчедә “Парламент сәгате” Россия Федераль Җыенның 25 еллыгына багышландыАлан урта мәктәбендә “Парламент сәгате”ндә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюковның ярдәмчесе Гүзәл Минкина һәм район башлыгы аппраты җитәкчесе Илдар Мөбинов катнашты, диелгән район хәбәрендә.

Дәрес темасы РФ Федераль Җыенның 25 еллыгына багышланган иде. Әлеге дәрес башкалардан үзенең кызыклыгы, мәгълүматка бай булуы белән аерылып торды. Аны шундый үзенчәлекле итеп, Алан урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять фәне укытучысы Альбина Хәсәнова әзерләгән. Укучылар белән мөгәллим РФ Дәүләт Думасы, федераль дәүләт Җыены, кануннарны кабул итү, хакимият бүленеше һәм депутларны сайлау тәртибе һәм башка темаларга бәйле мәгълүматлар белән таныштырды. Дәрес укытучының чыгышына гына кайтып калмады, укчылар да үзләрен актив яктан күрсәтте. Үзләренең үткен фикерләре белән Әлфис Гыйльманов, Мәликә Хәсәнова казан кунагын да сокландырдылар. Әлфис фикеренчә: “Беренче чиратта, депутат кешелекле, халык мәнфәгатен кайгырта һәм халыкка җиткерә торган фикере чын күңелдән булырга тиеш. Фикерне төрлечә җиткереп була”, - дип үзенең әйткәннәрен дәлилләп тә күрсәтте. Укучылар “Парламент сәгате”ндә күтәрелгән темалар буенча белемле икәнен күрсәттеләр. Инде киләчәктә нинди һөнәр ияләре буласыларын да беләләр. Дәрес барышында егетләр, кызлар башваткыч та чиште.

Район башлыгы аппраты җитәкчесе Илдар Мөбинов: “Һәрчак шундый кыю фикерле булыгыз. Депутлар күктән төшми. Киләчәктә сез дә хакимияттә идарә итәрсез. Тырышып укыгыз, үз максатыгыз булсын”,-диде. Гүзәл Минкина да дәреснең ошавын яшермәде. “Кыю фикерле булуыгыз ошады. Республикабызны яратыгыз, ул сезнең сыйныфтан ук башлана. Барлык фәннәрне дә яратыгыз, кызыксыныгыз. Сез биргән сорауларга җавап әзерләп телефон аша яки электрон почтагызга хат салырга ышандырам”, - диде ул укучыларга диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot