Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә Парк һәм скверлар көнендә күңел ачарга җыеналар
Рәссамнар ”Сәнгать паркы” экспозициясен тәкъдим итеп, “Тынычлык йомгагы ” дип исемләнгән интерактив акция дә үткәрәчәк
(Теләче, 16 сентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”). Парк һәм скверлар көне уңаеннан, 18 сентябрь көнне сәгать көндезге 3тә Тюлячка елгасы ярында урнашкан паркта бәйрәм чаралары үткәреләчәк, дип игълан итте “Теләче информ” сайты.
Программада район үзешчәннәре чыгышы, балалар өчен аттракционнар, спорт уеннары (кул көрәше, турникта тартылу, дартс, шашка), әкият геройлары белән фотога төшү, флешмоб каралган. Шулай ук ”Эчсәң чәй, җанга җәй” дип аталган үлән чәйләре күргәзмәсе була, “Туган ягымның шифалы үләннәре” дигән китап күргәзмәсе һәм сәүдәсе, балалар өчен “Әкиятләр иленә сәяхәт” темасына рәсем конкурсы була. ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары бәйрәмгә килүчеләрнең шаржларын, портретларын ясаячаклар. Моннан тыш, алар ”Сәнгать паркы” экспозициясен тәкъдим итеп, “Тынычлык йомгагы ” дип исемләнгән интерактив акция дә үткәрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз