Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә әни кешенең балаларын ислам юлы белән тәрбияләүгә ирешү юлларын эзләделәр
Районда "Без исламда тәрбияләнәбез" дип исемләнгән семинар-киңәшмә узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Теләче, 26 гыйнвар, “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). “Ихлас” мәчетенә ислам дине кануннары буенча яшәүче яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре җыелды. Бу көнне “Без исламда тәрбияләнәбез” дип исемләнгән семинар- киңәшмә узды. Семинарны Талия Зиннәтуллина алып барды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.
Семинарда сүз баланың ата-анага игелеге турында барды. Чыгыш ясаучылар үзләренең фикер-уйларын төрле сүрәләр, аятләр белән нигезләп аңлатты. Шулай ук бу көнне әни кешенең балаларын ислам юлы белән тәрбияләүгә ирешү юлларын эзләделәр.
“Теләчебездә ислам динен өйрәнергә бар мөмкинлекләр бар. Мәчетебез җылы, уңайлы. Җиде яшьтән, җитмешкә кадәр белем алу һәркемгә фарыз дигән хәдис тә бар",- диде Талия ханым.
Мәрзия Фазлыеваның фикерләре дә чарада катнашучыларда кызыксыну уятты. “Җир йөзендә һәр нәрсә парлы. Ана карындагы балага да, сине җир йөзендә әни дигән фәрештә каршы алыр дигәннәр. Безнең максат - әнигә карата һәрчак мәхәббәтне саклау. Намаз укучы, әнисе ишектән килеп кергәч, аны каршы алу өчен, намазыннан бүленә ала. Җәннәт әниләрнең аяк астында”, - диде ул.
Семинарда ясалган чыгышларны видеоязмалар баетты. Яшь мөслимәләр Коръән сүрәләрен моңлы итеп укыды, мөнәҗәтләр яңгырады. Күкчә авылыннан Наҗия апа Шәймәрданова гомрә хаҗыннан алган хис-тәэсирләр, Теләченең аш -су остасы Наҗия Нәбиуллина камыр пешерү серләре белән уртаклашты.
Соңыннан, чарада катнашучылар бергәләшеп намаз укыдылар, чәй табыны артында җанлы әңгәмә кордылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз