news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә "Намаз уку" бәйгесе дүрт номинациядә узды

Бәйгедә актив катнашкан өч балага районның имам-мөхтәсибе Коръән китабын бүләк итте.

Теләчедә "Намаз уку" бәйгесе дүрт номинациядә узды
Фәнил Гаязов

(Теләче, 7 май, "Татар-информ", "Теләче-информ", Фәнил Нигъмәтҗанов). 5 май көнне Теләче авылының “Ихлас” мәчетендә укучы балалар арасында Намаз уку бәйгесе үткәрелде. Район мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелгән традицион бәйгедә малайлар һәм кызлар дүрт номинациядә көч сынаштылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Россия Ислам Университеты студентлары, “Яшьләр бистәсе” уку проекты вәкилләре Серих Сундетов (Казахстан), Эльчин Баладзе (Әзербайҗан), теләчелеләр, Россия Ислам Университеты студенты Алинә Гафурова, Казан федераль унинверситеты студенты Эльвира Хәкимова һәм Теләче урта мәктәбе укучысы Язгөл Зарипова хөкемдарлык иткән

Бәйгедә йөзгә якын мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучы балалар, әти-әниләр һәм авыл имамнары катнашты. Алар 1-2, 3-4, 5-6 һәм 8-9 сыйныф аралыкларына бүленгән хәлдә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

Моннан тыш, чара барышында алар өчен гомуми викторина да үткәрелде. Азактан алдынгы урыннарга чыккан укучыларга Мактау грамоталары һәм катнашучыларга иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләр таратылды.

Бәйгедә актив катнашкан өч балага районның имам-мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев тарафыннан Коръән китабы бүләк ителде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100