news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә Наил Хәмидуллин призына ир-егетләр арасында көрәш ярышы узды

Ярышта 11 командадан 52 көрәшче чыгыш ясады.

(Теләче, 10 апрель,  "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы “Батыр” спорт комплексында Татарстанның атказанган спорт остасы, республикабызның атказанган терлекчесе, чорыбызның легендар көрәшчесе Наил Хәмидуллин призына ир-егетләр арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге булып үтте, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Ярышта 11 командадан 52 көрәшче чыгыш ясады. Арада Саба, Биектау районнары көрәшчеләре дә бар иде.

Ярышның җиңүчеләре булып Фирзәр Гыйниятуллин (Олы Мишә), Динар Әкбәров (Биектау), Ильмир Зиябиев (Олы Мәтәскә), Динар Кәримуллин (Олы Мәтәскә), Азат Нурмөхәммәтов (Олы Мәтәскә), Рүзәл Гаязетдинов (Югары Кибәхуҗа), Илдар Гыйниятуллин (Олы Мишә), Раимил Мөхәммәтов (Олы Мишә), Радик Сафин (Байлар Сабасы) танылды.

Командалар беренчелегендә Олы Мишә, Олы Мәтәскә, Иске Җөри һәм Шәтке авыл җирлекләре призлы урынны яулады.

Наил абыйның улы Камил гаиләсе ( Камил үзе дә бер дигән көрәшче) әзерләгән бүләк тәкәгә ярышларның җиңүчесе Олы Мишә авыл җирлеге көрәшчеләре лаек булды.

Теләчедән Багир Зарипов - ярышларның иң яшь көрәшчесе, Олы Мишәдән Альберт Мөхәммәтов – иң өлкән көрәшче, Олы Мишәдән Фирзәр Гыйниятуллин - Наил абый көрәшкән үлчәү авырлыгында җиңүче, Шәткедән Булат Шәрипов белән Теләчедән Инзил Ибраһимовлар җиңүгә омтылучы көрәшчеләр буларак билгеләп үтелделәр.

Җиңүче командаларга Кубоклар, Мактау грамоталары, шәхси беренчелектә уңышка ирешкән көрәшчеләргә медальләр, Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Бүләкләрне ияләренә Наил абыйның улы Камил, кияве Сәгыйть һәм оныгы Илдар тапшырды. Алар барысы да Наил абый үрнәгендә районда, респубика һәм ил, дөньякүләм ярышлада җиңү яулаган көрәшчеләр. Бүген Наил абыйның матур эшен аның оныклары, оныкчылары дәвам итә, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot