news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә нәтиҗәле хезмәт куйган комбайнчыларга акчалата премия тапшырыла

Муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия сертификатлары механизаторларга өч көн саен билгеләчәк

Теләче, 31 август,  “Татар –информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Август башында район хакимияте тарафыннан урып-җыю эшләре вакытында сыйфатлы һәм нәтиҗәле хезмәт куйган комбайнчыларга акчалата премия бирү турында Нигезләмә эшләнгән иде. Шушы көннәрдә бертөркем комбайнчыларга әлеге акчалата премияләрнең сертификаты тапшырылды. Аны ияләренә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының инвестицион сәясәт һәм максатчан программалар бүлеге җитәкчесе Илдар Гафуров белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдиновлар тапшырды,  дип хәбәр итә җирле басма.

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте комбайнчысы Хәмит Кәримуллинга акчалата премия сертификаты тапшырылды. Хәмит озак еллар дәвамында ЕС- 1 комбайны белән игеннәрне теземнәргә салуда эшли, хезмәт күрсәткечләре бик югары. Муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия сертификатлары механизаторларга өч көн саен билгеләчәк диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot