news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедән Мөхәммәтхановлар Россиякүләм иҗади гаиләләр фестиваль-конкурсында лауреат булды

Алар, татар халык көйләрен башкарып, "Музыкаль гаилә" номинациясендә җиңде.

 (Теләче, 19 октябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Раил Рәшитов). Теләче районының Шәтке авылыннан Мөхәммәтхановлар гаиләсе ансамбле Казан шәһәрендә үткән “Сәнгатькә чикләр юк” I Россиякүләм иҗади гаиләләр фестиваль-конкурсында уңышлы гына катнашып кайтты. Рафил белән Гөлгенә Мөхәммәтхановлар һәм аларның уллары Айсаф, Альмир, Айбулат сәхнәдә уен кораллары белән татар халык көйләренә тезмә башкарып, конкурсның инструменталь жанрында "Музыкаль гаилә" номинациясендә лауреат дипломына лаек булдылар, диелә “Теләче” газетасы хәбәрендә.

Фестиваль-конкурс Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot