news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедән Илфат Имамиев Польшада узган кул көрәше ярышларында 3 урын яулады

28 яшендә юл фаҗигасенә юлыгып аяклары йөрми башлаган Илфат тирә-яктагыларны сокландырып тормышта яңа үрләр яулый.

(Теләче, 24 март, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов, Раил Рәшитов).12-22 май көннәрендә Польшаның Катовице шәһәрендә кул көрәше буенча терәк-хәрәкәт аппараты буенча инвалид-спортчылар арасында армспорт буенча булып узган Европа Чемпионатында Теләче районыннан Илфат Имамиев һәм Ришат Зәйнетдинов та катнашып кайттылар, дип хәбәр итә “Теләче” газетасы. Әлеге чемпионатта Илфат уң кулы белән 3 урын яулады, дип яза район газетасы.

Иске Җөри авылында яшәүче беренче төркем инвалиды Илфат Имамиев дүрт стена арасында кеше белән аралашырга зар-интизар булып утырмый. Киресенчә, үз аякларында басып йөрү бәхетеннән мәхрүм булса да, яшәү өчен көрәшә. Тормыштан тәм табып яши.

Әйе, безнең арада әнә шундый кешеләр дә бар. Димәк, без - сәламәт булганнар тормыш уңайсызлыкларыннан зарланырга ашыкмыйк. Үзебезне Илфат кебекләр белән чагыштырсак, моңа һичбер хакыбыз юк. Тормыш иптәше Гөлия аның ныклы терәге. Уртак сөенечләре булып энҗе бөртегедәй кызлары Дилбәр үсеп килә.


- Тормышка мәхәббәт уятучыбыз, яшәргә көч бирүчебез ул безнең, – диләр ирле-хатынлы Гөлия һәм Илфат Имамиевлар кызлары Дилбәр турында.

Ә фаҗигага Илфат 2011 елның октябрендә тарый. Илфатның тормышын баштан-аяк үзгәрткән юл-транспорт һәлакәте Теләче авылының Ленин урамында була. Ул көннәрдә ниләр кичергәнен Илфат үзе генә белә торгандыр. Туганнары, якыннары һәм дуслары әүвәл Илфатның 28 яшендә инвалид арбасына берегүенә үзе кебек нык борчылсалар да, тора-бара бу язмышка күнәләр. Тешне кысып түзүләр, күз яше аша аралашулар инде артта калган.

Егет әкренләп булса да, тормышка кайткан. Кайберәүләр кебек төшенкелеккә бирелми, эчүгә сабышмый. Инвалидлар коляскасы да юнәткәч, тормышы әзме-күпме уңайлана, ишегалларына, урамнарга чыгып йөри башлый. Ә инде автомобильдә йөри башлагач, аның хәрәкәт итү радиусы тагын да зурая. Илфатның ихтыяр көче күпләрне сокландыра: инвалидлар өчен җайлаштырылган машинада йөрергә күнекте, районда һәм Казанда узган хоккей ярышларын берсен дә калдырмыйча карап бара, гармунда үзе уйнап-җырлап, җирле һәм районкүләм концертларда чыгыш ясап, тамашачыларның иң нечкә хисләренә кагыла, елата.

Кул көрәше белән мавыгуы турында:

- Иң беренче Татарстан беренчелегендә катнашкан идем. 2013 елда - өченче, тагын бер ел узгач – икенче урынга күтәрелдем, - ди Илфат. – Кечкенәдән спортны яраткач, миңа хәзер дә күнегүләр дәрт өсти, яшәргә көч бирә.

2016 елның 20 июлендә Россия Федерациясе Спорт министрлыгы тарафыннан чыгарылган 97 номерлы карар нигезендә Илфат Мәхмүт улы Имамиевка “Россиянең спорт остасы” дигән мактаулы исем дә бирелде.

Илфат кул көрәше серләренә йөзләгән егет-кызны зур ярышларда җиңәргә өйрәткән Айрат Кыямов җитәкчелегендә төшенә.

Айрат абый сау-сәламәт егет-кызларны гына түгел, ә мөмкинлекләре чикле булганнарга да юл ача. Тумыштан инвалид Олы Тиләҗе авылы егете Ришат Зәйнетдинов, мәсәлән, инде дөньякүләм ярышларда да зур уңышларга иреште.

- Ришат күрше авыл егете. Аның белән бергә шөгыльләнәбез. Иң зур рәхмәтләрем – терәк булган гаиләмә һәм спортка алып кергән Айрат абыйга, - ди Илфат.

- Шөгыльләнү җиңел түгел, әмма мин югары нәтиҗәләргә ирешүне максат итеп куям. Шуңа да курыкмыйм. Дөнья чемпионатларына эләгү турында хыялланам.

Әлбәттә, Илфатның иң зур табышы һәм бәхете - хәләл җефете Гөлия. Авырлыкларның иң авырын, иң газаплысын алар бергә җиңгән. Илфат бераз савыга төшкәч, туганнары, авылдашлары ярдәме белән өйләренә янкорма төзеп чыкканнар. Алга таба да мондый төр куанычлы мәшәкатьләрне күрергә язсын. Бүген исә алар әби-бабай, ул-килен, онык бер булып яшиләр, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot