Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә музыка мәктәбе ачылды
Теләчедә музыка мәктәбе ачылды
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Шушы көннәрдә Теләче районы үзәгендә музыка мәктәбе үз ишекләрен ачты. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Теләче районы хакимияте башлыгы Илдар Низамов катнашты. «Моңарчы музыка мәктәбе тар, кысан гына бүлмәләрдә эшләп килде, - диде Илдар Низамов. – Ниһаять, балалар төзүчеләребез тырышлыгы белән Теләченең нәкъ уртасында сафка бастырылган яңа бинада шөгыльләнәчәк. Форсаттан файдаланып, төзүчеләргә ихлас рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Биредә белем алачак балалар арасыннан сәләтле, без гоурланып сөйләрлек шәхесләр үсеп чыгар дигән өметтә калам».
Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та яңа бина ачылу уңаеннан бирегә җыелган мөгаллимнәргә, укучыларга һәм аларның әти-әниләренә тәбрикләү сүзләрен ирештерде. «Теләчегә карата минем мөнәсәбәтем бик җылы, - диде ул. – Бүген сезнең белән бергә мин дә зур шатлык, тирән дулкынлану хисләрен кичерәм. Минем иң олы теләгем шул - әлеге мәктәп республикабызның сәнгать мәйданын яңадан-яңа талантлар белән баетсын». Министр музыка мәктәбенә кыйммәтле бүләк – пианино тапшырды.
«Ремстройсервис» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте тарафыннан төзелгән бу күркәм бинада балалар музыка серләренә төшенүдән тыш, рәсем ясарга, төрле кул эшләренә дә өйрәнә алачак. Моның өчен биредә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз