news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә Миннебаевлар хуҗалыгында ниләр генә юк - каз, күркә, индоүрдәк, бройлер чебиләр

Миннебаевлар гаиләсе кош, кортлар, терлекләр өчен абзар төзү уе белән яналар.

(Теләче, 17 ноябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова) Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күпчелеге : “Эш юк, хезмәт хакы аз”,- дип моң-зар түкмиләр.Тормышларын тырыш хезмәт белән алып бара. Шундый гаиләләрнең берсе – Миннебаевлар Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында гомер кичерә, диелә район хәбәрендә.

Яшьләр утырып сөйләшә, киңәшләшә дә, кош- корт асрап карарга була. Беренче елны азрак үскән 10 күркә алалар. Капка, койма булмаганлыктан, күркәләр бөтен авылны бер итеп, зыян салып йөри. Шунлыктан гаиләгә, күркәләрне үсеп җитмәсә дә урнаштырырга туры килә. Икенче елны күркә саткан акчаны да кушып, койма тотып, бер тәүлекле 50 баш каз, күркә алалар. Иске өйләрен кош – корт асрау өчен яраклаштыралар. Аны мич ягып җылыталар, яктылык көйлиләр. Тырышлыклары бушка китми, беренче елны ук Миннебаевлар үстергән каз, үрдәкләрне туганнары, танышлары тиз вакыт эчендә алып та бетерә. Гаилә кассасына кереме дә кала. Күпләп кош – корт асрый башлаганнары быел биш ел булган.

Хуҗалыкта ниләр генә юк. 200 дән артык каз, 100 баш күркә, индоутка бәбкәләре, бройлер чебиләр, сарыклар һәм башкалар. Миннебаевлар индоутка асрап, бәбкәләрне үзләре чыгаралар икән. Ун баш индоутка чыгарган бәбкәләрнең санын хуҗабикә Наилә төгәл үзе дә белми. “Әллә 170, 200 булдымы икән. Бу төр үрдәкләр март аеннан йомырка салып утыра башлый, җәй аенда берничә тапкыр бәбкә чыгарырга мөмкин”,- ди ул. Күркә, каз бәбкәләрен Арча инкубаторыннан алалар. “Ел саен яз җиткәч, дулкынлана башлыйбыз. Бер тота башлагач, ел саен кош – корт аласы килә икән. Алар азрак үсмичә төн йокламыйбыз. Температура ничек икән дип берничә тапкыр төн уртасында да аларны барлыйбыз”. Әлеге гаиләнең март башында ук бер мең баш бер тәүлеклек бройлер чеби алып үстергәнен белгәч тә, шаккатык. Азрак үскән чебиләрне якыннарына, танышларына саталар. 350 сен үстереп май аенда урнаштырганнар. Никахларга, туй мәҗлесләренә сорап килүче райондашларыбызга казны август аенда ук эшкәртеп биргәннәр. Килосын 400 сумнан булган сыйфатлы каз итенә сорау аз булмаган. Күпләп алучыларга бәяне дә төшереп сатканнар. “5 хәтта 6 килограм авырлыкка кадәр җиткән казлар күп булды. Әзер продукцияне урнаштыра торган урыныбыз бар, күбесен үзләре килеп алып китте диде”,- хуҗабикә сөенеп. Бу очракта, тырыш кешеләргә Ходай ярдәм кулын суза дими, ни дисең.

Ике йөздән артык баш казны ике атна чистартканнар. “Бер эшләгәндә 54 казны йолкыйбыз. Ярдәмгә 70 яшьлек әбиләр килә. Әнием Рәсилә, кайнанам Минсара, күршеләрем Марсилә, Мәймүнә, туганнарым Тәгъзимә, Гөлсинә, Сәвия, Наилә, Теләчедән Гөлсинә, Зөлбәр, Гүзәл апалар ярдәмендә бу зур эшне башкардык. Каз маен литрын 100 сумнан, казның эч –башларын 300 сумнан, мамыгының килосын 350 сумнан тапшырдык”, - ди Наилә ханым.

Бүген Миннебаевлар гаиләсе казларның эшен бетереп, күркә урнаштыруга керешкән. Гаиләдә берәү дә эшсез тормый. Ярдәмгә Ленарның әти- әнисе Минсара апа белән Равил абый да килә. Әти – әниләре эштә булганлыктан, кош –кортларны ашату, барлау 6 сыйныфта белем алучы Илназ җаваплыгында. Кечкенәдән шулар арасында үскәнлектән, мәктәп укучысы булса да, Илназ барысын да яхшы белә, төгәл башкара. Иртә яздан бәбкәләрне тилгәннәрдән саклап, көзгә кадәр аларны үстерешергә ярдәм итә. Гаилә башлыгы Ленар балаларга кече яшьтән акчаның каян килгәнен төшендереп үстерә. Хезмәтләренә күрә кызыксындыру да булдырган. Кечкенә Алинә дә, кош –кортлар янында. Капчыклап кычыткан, үлән җыеп, аны чабу дисеңме... Бәрәңге, арпа, азык чөгендере пешерүләр, хөкүмәт эшеннән кайткач төннәрен тегермән тарту ... Әйтүе генә ансат, кош-корт асрау – бик мәшәкатьле эш. Ямьле җәй аенда эшләми генә, кош –корттан керем алып булмый. Мондый вак, четерекле хезмәтне сабыр һәм бик төгәл кешеләр генә башкара аладыр. Һәр нәрсәне исәпләп, уйлап эшләсәң генә уңышка ирешеп була. Алга таба Миннебаевлар гаиләсе кош, кортлар, терлекләр өчен абзар төзү уе белән яналар, диелә район басмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100