news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә “Мин һөнәрем белән горурланам” бәйгесендә хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр

Азактан үзләренә дипломнар һәи истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Теләчедә “Мин һөнәрем белән горурланам” бәйгесендә хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр

(Теләче, 27 март “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Район мәдәният йортында “Мин һөнәрем белән горурланам” дип исемләнгән зур бәйге булып үтте. Чарада хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу затлы бәйрәмдә күп еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтеп, районда мәдәниятне үстерүгә ныклы өлеш керткән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләр дә тәрбикләнде, аларның һәркайсына чәчәкләр бүләк ителде. 

Бәйге-тамашада биш конкурсант чыгыш ясады.

Затлы бәйге - тамашада Гүзәлия Җамалиева - “Иҗади эзләнүләр”, Сәрия Гарипова “Һөнәргә тугырылык”, Лидия Петрова “Милли традицияләрне саклаучы һәм дәвам иттерүче”, Гөлфия Мөхәммәтшина “Иң яхшы оештыручы”, Алсу Фәләхова  “Үзенчәлекле ысуллар кулланып эшләүче” номинациясендә җиңү яулады. Алар  көчле алкышларга һәм тамашачы мәхәббәтенә лаек булды.

Азактан үзләренә дипломнар һәи истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларны һәм район мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100