news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә милли көрәш буенча район беренчелегендә җиңүчеләр ачыкланды

Үз үлчәү авырлыгында җиңү яулаган яшь көрәшчеләргә азактан Мактау грамоталары, медальләр, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Теләчедә милли көрәш буенча район беренчелегендә җиңүчеләр ачыкланды
Фәнил Нигъмәтҗанов

(Теләче, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Теләче-информ", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бүген, ягъни 16 ноябрьдә “Батыр” спорт комплексында милли көрәш буенча спорт остасы Расих Габдрахманов призына район беренчелегендә җиңүчеләр ачыкланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Икенче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 11 команда,123 көрәшче катнашты. Ул 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер малайлар арасында узды.

Көн буе дәвам иткән һәм ун үлчәү авырлыгында барган ярышны татаналы шартларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов ачып җибәрде.

Яшь көрәшчеләр матур көрәш үрнәкләре белән сөендерде. Үз үлчәү авырлыгында җиңү яулаган яшь көрәшчеләргә азактан Мактау грамоталары, медальләр, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Командалар беренчелегендә призлы урыннарга Теләче, Олы Мәтәскә, Баландыш һәм Иске Җөри мәктәпләре командалары лаек булды. Җиңүче Теләче урта мәктәбе командасына шәхси эшмәкәр Илдар Фазылҗанов әзерләгән символик бүләк – тәкәнең сертификаты тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100