news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә медицина хезмәткәрләре киңәшмәсендә узган елга нәтиҗә ясадылар

Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева катнашып, соңыннан район халкын кабул итте.

Теләчедә медицина хезмәткәрләре киңәшмәсендә узган елга нәтиҗә ясадылар
tulachi.ru

(Теләче, 26 февраль “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Район үзәк хастаханәсендә 2018 елга нәтиҗә ясау һәм киләчәккә план билгеләү максатыннан, медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илсур Галиуллин катнашты.

Теләче районында 12659 кеше теркәлгән, шуның 2573 балалар, 6930 эш яшендәге кешеләр, 3159е пенсионер. Баш табиб Илсур Галиуллинның чыгышыннан күренгәнчә 2019 елда 160 сабый туган. Әлеге сан алдагы ел белән чагыштырганда 36 балага күбрәк.

Район халкы да табибларга күренергә алдан электрон рәвешә язылуны уңайлы саный. 2017 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 69 процентка арткан. Узган ел табиблар тарафыннан 68486 электрон язма теркәлгән.

Дәүләт программамсы нигезендә 2012 елдан башлап 8 модульле фельдшер- акушерлык пункты сафка баскан, 22 пунктка капиталь ремонт үткәрелгән. Узган ел яңа фельдшер-акушерлык пункты Югары Кибәхуҗа авылында ачылды, быел шундый фельдшерлык-акушерлык пункты Максабаш авылында төзеләчәк.

Соңыннан район халкын министр урынбасары кабул итте. Райондашлар аңа район хастаханәсе дәрәҗәсендә генә хәл ителми торган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Министр урынбасары һәр сорауны язып алды, якын арада гражданнарга җавап бирергә ышандырды дип хәбәр итә район басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100