news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә Мәскәү белгечләренә татар токымлы атлар күрсәттеләр

Ат үрчетүче Сәгыйть Гиниятуллинның хуҗалыгында 160 ат исәпләнә, шуның 38е татар токымлы атлар.

(Теләче, 18 ноябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). Теләчегә эш сәфәре белән республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эшләре идарәсе башлыгы Ришат Зарипов җитәкчелегендә Мәскәү шәһәреннән һәм республикадан мәртәбәле кунаклар килде. Бу хакта "Теләче" газетасы хәбәр итә. 

Татар халкын аттан башка күзаллап булмый. Республика да татар токымлы атлар үрчетү буенча ныклы эш башланды, нәсел фермалары булдырыла. Шуларның берсе Теләче авылында эшләп килүче Гыйниятуллин крестьян- фермер хуҗалыгы.

Районга эш сәфәре белән республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эшләре идарәсе башлыгы Ришат Зарипов җитәкчелегендә Мәскәү шәһәреннән һәм республикадан мәртәбәле кунаклар килде.

Сәгыйть Гиниятуллин буш җиргә казык кагып,1990 елда эш башлаган иде. Бүген аның хуҗалыгында 160 ат исәпләнә, шуның 38е татар токымлы атлар. Сәгыйть абыйның юлыннан улы Ленар Гиниятуллин да китте. Ул да бүген ныклап фермерлык эшчәнлеге алып бара. Төп нигездәге улы Фирзәр - әтисенең таяныч, ярдәмчесе, булышчысы.

Шунысын да әйтергә кирәк, татар токымлы атлар Теләчедә, Әлкидә, һәм Лениногорскида гына ныклап үрчетелә. Кунаклар күргәннәреннән канәгать калды. Фермер Сәгыйть Гиниятуллинга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Мәскәү белгечләре татар токымлы атларны кайдан кайтартуы, ничек тәрбияләве белән дә кызыксындылар.

Соңыннан, Мәскәүдән һәм республикадан килгән кунакларга татар халкының милли баш киеме түбәтәй һәм Теләче районының 25 еллыгына багышлап чыгарылган буклет бүләк иттелде, дип хәбәр ителә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot