news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә «Мәктәпкә җыеныргы ярдәм ит» акциясе кысаларында укучыларны бүләкләделәр

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм Теләче муниципаль районы җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов катнашты.

Теләчедә «Мәктәпкә җыеныргы ярдәм ит» акциясе кысаларында укучыларны бүләкләделәр
Владимир Васильев

(Теләче, 20 август, «Татар-инфоом», Алинә Айдароаа). Теләче муниципаль районында беренче сыйныфка баручы укучыларны «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында бүләкләделәр.

«Быелгы ел бары тик уңышлы булсын. Барыгызны да беренче сентябрьдә мәктәп биналарында көтеп калабыз. Аллаһка шөкер, «Роспотребнадзор» тарафыннан уку елын башларга рөхсәт бирелде. Район уку елына бөтен әзерлек чараларын күрде. Бу уку елын югары билгеләр белән тәмамларбыз дип ышанам», — ди Теләче районы җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов. Район җитәкчесе ата-аналарга, балаларга, укытучыларга сәламәтлек теләде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев сүзләренчә, балаларның беренче сыйныфка барулары ата-ана өчен дулкынландыргыч вакыйга.

«Бөтен республика буенча уку елына әзерлек чараларының соңгы эшләре алып барыла. Август аеның педагогик конференция дә үткәрдек, максатлар билгеләдек. Берничә көннән мәктәпләр үз ишекләрен ачачак», — диде Васил Шәйхразиев.

Әлеге акциянең иганәчеләре булып «Татагролизинг», «Газпром трансгаз» акционерлык җәмгыяте тора. Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Борис Менделеевич, Юл һәм транпорт хуҗалыгы министры Ленар Сафин да әлеге акцияне үткәрүдә үз өлешләрен кертте.

Теләчедә беренче сыйныфка баручы 147 укучыга бүләкләр тапшырылды. Шулай ук 2-11 сыйныфларда укучылардан 164 бала бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасы концерт форматында барды. Теләче сәнгать төркемнәре беренче сыйныфка баручы балаларны котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100