news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннның 160 еллыгын билгеләп үттеләр

Чарада "Иман” нәшрияты җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров катнашты.

Теләчедә мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннның 160 еллыгын билгеләп үттеләр
tulachi.ru/

(Теләче, 30 гыйнвар, “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Гыйнвар аенда дөнья җәмәгатьчелеге дин галиме, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннның 160 еллыгын билгеләп үтә. Шушы уңайдан район үзәк китапханәсендә аның фәнни, иҗади һәм тормыш юлына багышланган “”Кәгазь өстендә калган исем - бетмәс гомердер”, дип исемләнгән фәнни-гамәле конференция узды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, китапханәчеләр чакырулы булган әлеге чарада Казан шәһәренең “Апанай” мәчете имам-хатибы, “Иман”нәшрияты җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, республиканың Көньяк төбәге казые, район мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевлар катнашты һәм чыгыш ясады.

Конференция дә аларның хәер-догасы белән башланды һәм тәмамланды. Күренекле дин галимебез, мәгърифәтче Риззаэддин Фәхреддин рухына дога кылынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot