Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә мәдәният хезмәткәрләренең семинар–киңәшмәсе узды
Бу көнне мәдәният хезмәткәрләре районның декоратив агачлар үстерү питомнигында экскурсиядә дә булды.
(Теләче, 5 сентябрь, “Татар–информ, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы Иске Җөри авылы мәдәният йорты базасында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләренең 8 айлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган семинар-киңәшмә булып үтте. Ни өчен Иске Җөри мәдәният йортында?! Беренчедән, узган ел әлеге бинага республика программасы нигезендә капиталь ремонт ясалды, дип яза җирле басма.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов билгеләп үткәнчә, хәзер биредә якты чиста, җылы һәм уңайлы. Бер дә район мәдәният йорты бинасыннан калышмый. Аны кала артистлары да үз итте, яратты. Аларның әледән-әле килеп, даими чыгыш ясап торулары шул хакта сөйли. Икенчедән, район мәдәният бүлеге җитәкчелеге, авыл халкы тарафыннан мәдәният йорты диркторы Равил Насыйбуллинның эшчәнлеге югары бәяләнә. Берничә ел эшләвенә генә карамастан, Равил мәдәният эшен җанландырып җибәрде. Хәзер биредә дистәгә якын берләшәмә эшләп килә. Болардан тыш, ул район, республика күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларда актив катнаша.
Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча район мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Айгөл Нәбиуллина, район мәдәният йорты директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Фирдәвес Нәгыймова, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резеда Дәүлиева, Теләче туган якны өйрәнү музее директоры Фаягөл Имамиева, Лесной авылы клубы мөдире Гөлия Вохмина, Иске Җөри авылы мәдәният йорты директоры Равил Насыйбуллин, Иске Җөри авыл китапханәсе китапханчесе Рузалия Гыйльметдинова һәм Үзәк авылы мәдәният йорты директоры Илнур Вәлиуллиннар чыгыш ясады.
Эшлекле сөйләшү барышында һөнәри эшчәнлеккә бәйле мәсьәләләрдән тыш, җәйге каникул чорында матди хәле авыр яки тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәдәни хезмәт күрсәтү, бу чорда аларны күбрәк иҗади түгәрәкләргә, клуб берләшмәләренә тарту, мәдәният учреждениеләрендә телләр турындагы кануннарның үтәлеше, клуб һәм мәдәният йортлары биләмәләрен тәртиптә тоту, аларны чәчәкләр һәм агачлар белән матурлау темалары да калку күтәрелде. Семинар-киңәшмә алдыннан мәдәният хезмәткәрләре Теләчедә урнашкан декоратив агачлар питомнигында булдылар, Иске Җөри авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәләрнең концертын тамаша кылдылар. Аеруча мәдәният йорты каршында Раушания Фәттахова җитәкчелегендә эшләп килүче “Иделия”, “Ал чәчәкләр” бию ансамльләре, нәфис сүз остасы Зөһрә Гәрәева һәм яшь, өметле җырчы кызыбыз Гөлинә Имамиеваларның чыгышлары мәдәниятчеләрнең күңеленә хуш килде.
Теләчедә декоратив агачлар үстерү питомнигы эшләп килүен райондашларыбызның бик сирәге генә белә. Бу хакта мәдәният хезмәткәрләренең дә күпчелеге белми булып чыкты. Аларның һәркайсы экскурсиядән бик канәгать калды. Алга таба клубларның, мәдәният йортларының ишегалларын биредә үскән чәчәкләр, декоратив агачлар бизәр дигән ышыныч бар. “Коллегаларыбызны бирегә алып керүемнең максаты да шул - ишегалларын биредә үстерелгән агалар һәм чәчәкләр бизәтү. Районыбызда шундый питомник була торып, клуб һәм мәдәният йортлары биләмәләрен чәчәкләргә, дикоратив агачларга күммәсәк, безне берәү дә дөрес аңламас ”, - ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов. Шунысы сөенечле, питомник үсештә: елдан-ел үсә, колач ала бара. Ул районыбыз горурлыгы.
Азактан Республика көне уңаеннан Теләче үзәк ял паркында үткәрелгән “Көзге нигъмәтләр” бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды. Алар - Иске Җөри, Югары Кибәхуҗа һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлекләренә кергән мәдәният учреждениеләре, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов кулыннан Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре алдылар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз