news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә мәдәният хезмәткәрләре хисап тотты

Югары күрсәткечләргә ирешкән мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде.

(Теләче, 4 март, “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләренең еллык хисап җыелышы булып үтте. Анда мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлеге белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов таныштырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Хисап җыелышында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов белән Татарстан Мәдәният министрлыгының традцион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкче урынбасары Гали Габдрахманов ктанашты һәм чыгыш ясады.

Чарада мәдәният өлкәсен үстерүдәге активлык күрсәткәннәргә, тырыш хезмәтләре өчен, 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән мәдәният хезмәткәрләренә Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары, Татарстан Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге Дипломнары, район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Еллык нәтиҗәләр буенча үткәрелгән рейтингта призлы урыннарга Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты (директоры Фәнил Миннекәев), Айдар авылы мәдәният йорты (директоры Резидә Фәләхова) һәм Лесной авылы клубы (мөдире Гөлия Вохмина) лаек булды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot