Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә мәчетләрнең куркынычсызлыгы тикшерелде
Җыелышта мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
(Теләче, 7 август, “Татар-информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче авылының “Ихлас” мәчетендә авыл имамнары, авыл җирлекләре катнашында җыелыш булып үтте, дип яза җирле басма.
Җыелышта сүз башлыча Аллаһ йортларыбыз - мәчетләребезнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, әлеге нисбәттән күрелергә тиешле саклык чаралары һәм таләпләр турында барды. Инспектор тарафыннан куелган таләпләрнең күбесе акчалата чыгымнар сорый. Ә мәчетләребез әлегедәй зур чыгымнарны күтәрерлек хәлдә түгел. Таләпләрне үтәмәгән очракта вазифаи затка (имамга диик) зур күләмдә штраф суммасы карала. Шуңа да инспекторга авыл җирлекләре башлыклары, авыл имамнары тарафыннан урынлы сораулар бирелде. Четерекле сораулар уртага салынып сөйләшенде. Быел да график нигезендә инспекторлар тарафыннан бериш мәчетләребездә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлү-үтәлмәве тикшереләчәк. Мәчетләребезгә янгын куркынычсызлыгы җиһазлары сатып алганда, имамнарга мәхәллә халкының да матди һәм рухи ярдәме сорала. Инспекторлар тарафыннан куела торган таләпләр һәм чыгымнар турында җомга, гает намазларына уртага салып сөйләшү урынлы булыр.
Җыелышта муниципаль район башыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, Саба һәм Теләче районнары буенча янгын куркынычсызлыгы өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Ленар Тимерханов катнашты һәм чыгыш ясады. Җыелышны Теләче районы имам-мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев алып барды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз