news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә кышкы фестивальдә җиңгән мәктәпләр ачыкланды

Ярышта 116 укучы катнашты.

(Теләче, 9 февраль “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләченең “Батыр” спорт комплексында һәм “Дулкын” йөзү бассейны базасында мәктәп укучылары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең муниципаль этабы узды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Ярышта 116 укучы катнашты.

Фестивальдә катнашучылар йөзү, йөгерү, куллар белән этенү, турникта тартылу, урыннан сикерү, алга таба бөгелү кебек сынауларны башкардылар. Командалар беренчелегендә түбәндәге командалар призлы урыннарга лаек булды.

Беренче һәм дүртенче баскычларда:1 урында - Шәтке урта мәктәбе, 2 урында - Олы Нырсы урта мәктәбе,3 урында - Баландыш төп мәктәбе.

Бишенче баскычта: 1 урында - Теләче урта мәктәбе, 2 урында - Иске Җөри урта мәктәбе, 3 урында - Олы нырсы урта мәктәбе.

news_right_1
news_right_2
news_bot