news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә корыч профильләр җитештерү җәмгыяте ачылды

Оешманың ачылу тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев белән Теләче муниципаль районы җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов катнашты.

Теләчедә корыч профильләр җитештерү җәмгыяте ачылды
Владимир Васильев

(Теләче, 20 август, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Теләче муниципаль районында корыч профильләр җитештерү буенча җәмгыять ачтылар. Барлыгы оешма бинасын булдыруга 15 миллионнан артык акча сарыф ителгән. Бу хакта оешма җитәкчесе Рәүф Саттаров хәбәр итте.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев «Теләче корыч профильләре» оешмасы җитәкчесе Рәүф Саттаровка «ТАССРның 100 еллыгы» информацион билгесен чыгарыла торган товарларда куллануны раслаучы сертификат тапшырды.

«Үз районы егетенең эш урыннары булдыруы — зур горурлык. Районның бюджеты шушы территориягә бара. Сатып алганда, сатканда ике генә әйбер бар: сыйфат һәм бәя. Шуңа күрә нинди генә товар булмасын, шушы ике як була икән, аны кеше сатып алачак. Рекламасы да китә. Аннан соң якын районнардан да киләчәкләр», — дип сөйләде Шәйхразиев.

Рәүф Саттаров әлеге өлкәдә 2012 елдан .

«2012 елда шушы урында җир алдык. Аңа кадәр кибетләр тота идек. 2013 елда, станоклар алып, эшли башладык. Бу өлкә безгә якынрак, чөнки төзелеш материаллары сату тәҗрибәсе бар. Кешеләргә дә кирәк. Ихтыяҗ булгач, эшлибез», — ди җитәкче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100