news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә күпләп бакча чәчәкләре үстерәләр

Олы Мишә авылында яшәүче Фирдәвес Шакирова чәчәкләр кешене төрле стресслардан саклаучы, авыр нерв киеренкелегеннән дәвалаучылар ди.

(Теләче, 15 июль,  “Татар–информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова).  Күпләп гөлләр, бакча чәчәкләре үстерүче хуҗабикәләрнең берсе Фирдәвес Шакирова Теләче районының Олы Мишә авылында яши. Аларның хуҗалыгы иртә яздан суыкларга кадәр аллы –гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Бу матурлыкны Фирдәвес апа өч- дүрт ел тудыра икән, дип яза җирле басма.

Мал–туар зур капкадан йөрми башлагач, әлеге гаилә киңәшләшеп ишек алдына үлән чәчә. Кырыйларына чәчәк тә төртеп куя. Үлән зур булып үсә, еш чабып торалар. Үлән чапканчы, чәчәк утыртыйк дигән тәкъдим кертә, өйдәге әни кеше. Шуннан соң, Фирдәвес апа бакча чәчәкләре дөньясына күмелә.

Аның әйтүенчә, чәчәкләр үстерү –игътибар, тырышлык сорый торган хезмәт. Аларның төрлесен төрле вакытта чәчәргә кирәк. Баштарак чәчәкләрне өйгә чәчеп, кәлшәләрен урамга утырса, соңгы елларда урамга гына утырта башлаган. Чәчәкләр баш төрткәнче чүп үләне баса, соңрак хезмәтеңнең җимеше булып, аллы- гөлле чәчәкләр күзне иркәли.

Шакировлар гаиләсе чәчәк орлыкларын сатып алмый, үзләренең бакча чәчәкләреннән җыеп ала. Кайбер чәчкәләре караңгы төшкәч, таҗларын ача, кайсылары көн яктысында матур. Ел саен бакчада чәчәкләрнең төре арта бара. Тишек чүлмәкләр, корыган агачлар барысы да эшкә яраган, чәчәкләр биредә аеруча купшы күренә.
Шунысын да әйтергә кирәк, Фирдәвес апаның чәчәкләр яратуы балачактан килә. Дүрт яшендә ятим калгач, аны Зәйнәп әбисе тәрбияли. Әбисенең тәрәзә төбендәге яран гөлләренә сокланып, су сибешкәнен бүген дә яхшы хәтерли ул. Әбисенең аллы–гөлле өй гөлләренә күпләр соклана торган була.

Чәчәкләргә ул күз явын алучы гүзәллек итеп кенә түгел, аларны кешене төрле стресслардан саклаучы, авыр нерв киеренкелегеннән дәвалаучы буларак та күрә. Тормышның ачы сынауларын татыган, лаеклы ялда булса да терлекчелек тармагында эшләүче ханым барына да өлгерә. Аңа карыйсың да, шатлыктан балкып торган күзләрен күргәч, чынлап та чәчәкләрнең кеше тормышына нинди зур йогынты ясавын аңлый башлыйсың диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot