news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә Күкчә авылы клубына капиталь ремонт ясала башлады

Авыл клубында заманча газ миче монтажланды.

(Теләче, 14 август,  “Татар–информ, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Республикабыз, шул исәптән Теләче районы заман белән бергә атлый һәм энергия ресурсларын куллануны киметү буенча актив сәясәт алып бара. Аны республикабызның “2010 - 2020 елларга караган “Энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру турында”гы программа сөйли, дип яза җирле басма.

Авыл җирлекләрендә урамдагы баганаларга диодлы лампалар кую, мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йортлары кебек социаль учреждениеләргә яңа, заманча ягулык мичләре монтажлау шуның бер ачык чагылышы дип аңларга кирәк. Алар уңайлыкларны саклаган хәлдә, энергия ресурсларын янга калдырырга ярдәм итәләр. Мәсәлән, күптән түгел Күкчә авылы клубында капиталь ремонт барышында, шушы максатны алга куеп, Татарстан Республикасында бюджет оешмаларының җылылык челтәрен модернизцияләү” дип аталган республикакүләм программа нигезендә яңа, заманча газ миче монтажланды. Бу Башкортстан Республикасының Туймазы шәһәрендә җитештерелгән “ROSSEN” маркалы мичләр акчаларны калдырырга мөмкинлек бирә, экологик яктан күпкә чиста. Бүген, энергия ресурсларын сакчыл файдалану турында сүз алып барганда, бу аеруча актуаль. Моңарчы ташкүмер ягып җылылытылган бина өчен бу күктән төшкән бәхет дияргә мөмкин. Электрон хисаплагыч исәп-хисап эшләрен төгәл алып барырга ярдәм итәчәк.

Авыл клубларына, мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрү буенча республика программаларын тормышка ашыру максатыннан районда быел Олы Мишә авылы мәдәният йортында, Күкчә авылы клубында ремонт эшләре башкарыла. Азагына якынлшып килүче төзекләндерү эшләрен җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot