Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә Күкчә авыл клубын ремонтларга керештеләр
Клуб эчендәге инфраструктура тулаем үзгәртеләчәк.
(Теләче, 21 июнь, “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрү программасы 2012 елдан бирле гамәлдә һәм шушы вакыт эчендә Алан, Шәтке, Иске Җөри авыллары мәдәният йортларына капиталь ремонт ясалды. Бүген Олы Мишә авылы мәдәният йортында, Күкчә клубында төзекләндерү эшләре бара. Моннан тыш, республика программасы нигезендә Югары Кибәхуҗа, Олы Нырсы, Үзәк авылларында яңа мәдәният йортлары, Түбән Саурышта, Караширмәдә яңа клублар салынды, дип яза җирле басма.
Мәсәлән, ремонтчылар алда телгә алынган Күкчә авылы клубын ремонтлауга апрель урталарында керешкәннәр иде. Бүген дә анда тулы куәткә ремонт эшләре бара. Төзекләндерү эшләрен җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләре алып бара.
Моннан тыш, төзекләндерү эшендә Касыйм Гайфуллин җитәкчелегендәге балта осталары да катнаша. Алар иске такта идәнне сүтеп алып, хуш исле нарат чыршы тактасыннан яңасын җәяләр. Балта осталарының да эше күзгә күренеп килә. Җәмгысе ике көнлек эшләре калган.
Иске агач тәрәзәләр (барлгыгы 25 данә) пластикка алыштырылган. Клуб эчендәге инфраструктура тулаем үзгәртеләчәк. Клубның сәхнә өлеше каршы якка, аргы башка күчерелә. Грим салу бүлмәсе дә шунда урнашачак. Ширкәт прорабы Ленар Биктимеров әйтүенчә, китапханә, директор бүлмәсе, җылы бәдрәф сәхнәгә каршы якта урын алачак. Моннан тыш, “Уңайлы мохит” программасы нигезендә клубка керү-чыгу юллары (входная группа) эшләнәчәк. Бинаны тышкы яктан маталл сайдинг белән төрү эшләре тәмалангач, төзүчеләр бина периметры буена отмоска җәя башлаячаклар. Канализация торбалары сузу, су һәм электр үткәргечләр кебек инженерлык коммуникацияләрен яңага алыштыру эшләре дә республика программасы сметасына кертелгән. Төзүчеләр төзекләндерү эшен август аенда башкарып чыгарга ышандыра диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз