news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә ир-ат үз тракторы көпчәге астында калып үлгән

Ремонт эшләре белән шөгыльләнгәндә, трактор урыныннан кузгалган һәм хуҗасын таптаткан

  (Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда трактор йөртүче үлеме буенча тикшерү эшләре башланган, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

14 гыйнварда кич Теләче авылында бер кибет янында 52 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган. Ул “Строитель” ҖЧҖ хезмәткәре булган. Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига көнендә ир-ат тракторы белән юлларны кардан чистарткан. Күпмедер вакыттан техника ватылган. Ремонт эшләре белән шөгыльләнгәндә, трактор урыныннан кузгалган һәм аны таптаткан. Ир-ат тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot