news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә инвалидлар декадасы уңаеннан чаралар үткәрелә

Хәзерге вакытта районда сәламәтлеге чикле 2276 кеше яши. Шулардан арба белән йөрүче инвалидлар – 28, урын өстендә ятучы авырулар 68 кеше.

(Теләче, 6 декабрь, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Статистикага күз салсак, бүгенге көндә районда  сәламәтлеге чикле 2276 кеше яши. Шуларның 662се - беренче группа, 697се - икенче, 832се өченче группа инвалид. Коляска белән йөрүче инвалидлар – 28. Урын өстендә ятучы авырулар саны 68 кеше.

Районда инвалидлар декадасы кысаларында чаралар үткәрү матур традицияга керде. Район мәдәният йортына мөмкинлекләре чикләнгән балалар, өлкәннәр өчен спорт чаралары, күңелле концерт программасы узды, диелә район хәбәрендә.

Мәдәният йорты фойесында күргәзмәләр эшләде. Мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның кул эшләреннән торган күргәзмәдән үзеңә ошаган әйберләрне сатып алырга да мөмкин иде. Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, беренчеләрдән булып, бәйләгән башмаклар, носкиларны күпләп сатып алды. Мәрхәмәтле кешеләр сатып алган кул эшләренең акчасы мохтаҗ райондашларыбызга өстәмә керем дә булачак. Елдагыча Теләче авылыннан Нурзидә Фәттахова, Кече Мирәтәк авылыннан Зәкия Гаффарова, Иске Җөри авылыннан Миләүшә Шәкүрова, Түбән Саурыш авылыннан Алсу Габидуллина, Бибигаян Шәмсетдинова һәм башкаларның кул эшләренә сокланмый карау мөмкин түгел иде. Бибигаян апа урын өстендә яткан килеш йон носкилар бәйләгән.

Чарада катнашучыларга Теләче муниипаль район башлыгы Илдус Зарипов та үзенең теләкләрен җиткерде. “Мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның рухлары, күңелләре көчле. Беркайчан да зарланмыйлар. Тормышларын матур итеп алып баралар. Спорт өлкәсендә зур уңышка ирешкән райондашларыбыз безнең горурлык. Бер-беребезгә карата ярдәмчел, игътибарлы булсак иде. Шул очракта яшәү күңеллерәк булыр. Мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга тагын да зуррак уңышларга ирешергә булышыйк. Бүгенге көн бер очрашу, сөйләшү булсын, биредән ял итеп кайтыгыз”, - диде ул.

Чарага килүчеләрнең күңелен “Шатлык” балалар бакчасыннан килгән балалар, район үзешчәннәре күрде. Алай гына түгел, чарага килүчеләр үзләре дә сәхнәдә сәләтләрен күрсәтте. Кыш бабай, Кар кызы, әтәч белән этнең кунакка килүе чарага матур бизәкләр өстәде. Балалар алар белән чыршы тирәли дә әйләнде, күчтәнәчләр дә алды. Район социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кызыклы уеннар уздырды. Районның “Форпост” оешмасы да чарадан читтә калмады. Алар шешәгә боҗра ыргыту уенын оештырды. Әлеге уен олысына кечесенә дә ошады.

Бу көнне мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз үзләрен кул көрәшендә, шахмат, шашка һәм башка спорт ярышларында сыный алды. Ләкин, нигәдер, чарага мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз бик аз килгән иде.

Чара барышында оешма, предприятиеләрдә эшләүчеләр хәйрия акциясендә катнашты.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова әйтүенчә, бүлек тарафыннан кануннар нигезендә билгеләнгән һәртөрле социаль ярдәм тулысынча күрсәтелә. Ялгыз инвалидларның, инвалид балаларның торак-яшәеш шартлары белән танышып торалар. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен республиканың тернәкләндерү үзәкләренә юлламалар каралган. Агымдагы ел башыннан 133 кеше әлеге үзәкләрдә булган. Районда “Уңайлы мохит”программасы буенча шактый эшләр башкарыла. Сораулар булса 21 -3 -41 телефонына шалтыратып белешергә була. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр турында билгеле бер көннәрдә генә түгел, һәрдаим кайгыртып яшәргә тырышалар. 

Инвалидлар декадасы уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Кантюков Рифкать Габделхәй улының ярдәмчесе Гүзәлия Минкина һәм Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булып, аларны борчыган мәсьәләләрне тыңлады һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән аралашты. Шунысын да әйтергә кирәк: райондагы мөмкинлекләре чикләнгән 90 баланың барысына да "Газпром Трансгаз Казан” җәмгыяте әзерләгән күчтәнәч пакетлар тапшырылды, диелә район басмасында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100