news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә инвалид спортчыларның ат-автомобиль узышында катнашучылар булды

Әлеге чарада быел инвалид-спортчылар хәрәкәтенең 20 активисты катнаша.

(Теләче, 9 август, "Татар-информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләчедә инвалид спортчыларның ат-автомобиль узышында катнашучылар булдылар. Аларны район башкарма җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Галиев, районның оешма җитәкчеләре каршы алды, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

1996 елдан бирле “Идел - Урал” инвалидлар хәйрия фонды инвалид спортчылар өчен ат-автомобиль ярышлары уздыра. Быел әлеге ат-автомобиль узышының катнашучылары Яр Чаллы - Олы Кайбыч - Болгар маршрутлары буенча хәрәкәт итә. Алар арасында Теләче дә бар. Көчле рухлы спортчылар Россиянең бик күп шәһәрләрендә булган. Әлеге чарада быел инвалид-спортчылар хәрәкәтенең 20 активисты катнаша. Алар үзешчән артистлар, язучылар, спортчылар, рәссамнар. Теләче ял паркында алар катнашында концерт узды. Лена Фәрхетдинова үзе язган шигырьләрне укыса, Регина Кузнецова, Алексанр Рябков һәм Алексанра Абрамоваларның җырлары көчле алкышларга лаек булды.

-“Теләчегә килергә күптән хыялландым. Монда минем дусларым Илфат Имамиев, Ришат Зәйнетдиновлар яши. Бик матур итеп, җылы каршы алдылар. Кәефләр тагын да күтәрелде. Сезнең район халкының спорт белән дус икәнен беләбез, тагын да зуррак уңышларга ирешегез”,- диде спорт остасы Фәнис Нуретдинов. Алай гына түгел үзе иҗат иткән мәзәк хәлләр сөйләп, җыелган халыкның да күңелен күтәрде.

“Идел-Урал” хәйрия фонды җитәкчесе Ракит Абдульманов: “Сез безнең белән булганыгыз өчен шатбыз. Һәркайда җылы каршы алалар, шул исәптән Теләчедә дә. Очрашуларның әһәмияте зур, бу инвалидларны мәдәни чараларга тарту, тәҗрибә туплау, дуслык элемтәләрен ныгыту өчен чыганак булып тора”.

Соңыннан, инвалид-спортчылар район мәдәният йортында мәктәп укучылары, яшьләр белән шашка, шахмат уйнады, кул көрәштерде, алар белән мастер-класслар үткәрде. Аннары район ветераннар йортында булдылар, “Туган авылым” комлексы биләмәсенә экскурсия ясадылар, дип хәбәр итә район басмасы .

 

news_right_1
news_right_2
news_bot