news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә игенчеләргә акчалата премия сертификатлары һәр өч көн саен бирелеп барылачак

Премия сертификатларын бер төркем игенчеләргә тапшырылды.

(Теләче, 18 август, “Татар-информ”, "Теләче",  Эльмира Әхмәтҗанова). Бүген район җитәкчелеге игенче-механизаторлар алдында зур максат - аяз көннәрнең бер генә сәгатен дә дә бушка сарыф итмичә, урып-җыю эшләрен вакытында төгәлләүне куя. Урак алдыннан район хакимияте, район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе тарафыннан урып-җыюда алдынгы урыннарда баручы механизаторларны акчалата премия белән бүләкләү турында карар чыгарылды. Акчалата премия сертификатлары һәр өч көн саен бирелеп барылачак. Кызыксындыру премияләренең күләме түбәндәгечә: сугуда 1 урынга -1000 сум, 2 урынга – 800 сум, 3 урынга- 500 сум. Уруда 1 урынга -1000 сум, 2 урынга – 800 сум. Кырда туфрак эшкәртүчеләргә 1 урынга -1000 сум, 2 урынга 800 сум каралган дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ралиф Низаметдинов кулыннан акчалата премия сертификатларын бер төркем игенчеләр алды. Сугуда 1 урында – Мәхмүт Фазылҗанов (“Теләче Агро” ширкәтеннән) – 1000 сум, Фәрхәт Исмәгыйлов (“Теләче Агро” ширкәтеннән) – 800 сум һәм Ренат Гатауллинга (“Алан” ширкәтеннән) – 500 сум бирелде. Уруда Рафис Шәйхетдинов, белән Айрат Сабиров (“Алан” ширкәтеннән) – 1000 сум, Фәрит Хәсәновка (“Агролак” ширкәтеннән – 800 сумлык сертификат тапшырылды.

Өч көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча алдынгы урынга чыккан “Алан” ширкәте комбайнчысы Ренат Гатауллинга район башлыгы сертификат тапшырды. Ренат абый армиягә киткәнче үк комбайнер ярдәмчесе булып эшли. Комбайнга утырып басу-кырларны иңли башлаганына да 32 ел булган. Һәр елны алдынгы урыннарны алучы Ренат абыйга быел үзенә ярдәмче итеп улы Ленурны алган. Хезмәт юлын иске Нива комбайны белән башлаган Ренат Гатауллин хәзер заманча АКРОСС комбайны белән эшли. Техниканы үзенең биш бармагы кебек белүче механизатор, иртә яздан комбайнына капиталь ремонт үткәрә.”Эшләргә бар шартлар да бар, һава торышлары гына уңай торсын. Уңыш чыгышы да куанырлык”, - ди ул диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot